Мөслим-информ

СОРАШТЫРУ: Мөслимлеләр ничек ял итә?

Җәй көне – укытучы, кыш көне агроном булыр идем, дип әйткән ди берәү, әлеге һөнәр ияләренең эш үзенчәлекләрен, дөресрәге эшләре ул кадәр үк тыгыз булмаган, димәк ял итәр өчен вакыт күп булган чорларны күздә  тотып.  Электән килгән гадәт буенча, җәй – чираттагы яллар вакыты.

        Дөрес, эш шартларына бәйле рәвештә кайбер оешмаларда  отпускка, елның нинди фасылы булуга карамастан, бары тик график нигезендә чыгалар иде. “Барысы да – кеше өчен” шигарен байрак иткән җәмгыять системасына алмашка “Барысы да – эш өчен” дип янучы система килгәч, бу “матур гадәт”не күпләр үз итте. График ел башында төзелә дә, синең чират җиткәч, бар ял ит, дип кар өстенә чыгарып җибәрәләр. Ә күңел бит җәйне тели. Җитмәсә хәзер барлы-юклы 28 эш көнен тәшкил иткән ялны да икегә бүлдереп алдырталар. Күп җирләрдә штатлар оптимальләшеп бетү сәбәпле, эшче куллар җитешми. Эшеңне, ничек кирәк, шулай көйлисең дә ялга китәсең. Ике атнадан киләсең һәм ялыңның икенче яртысын ала алмыйча, тагын бер ел узып китә.  Ярар, монысы “лирика”. Ә “проза”га килсәк, ниһаять, җәй җитте бит, җәмәгать. Ялга чыктыгызмы? Кайларда, ничек ял итәсез? 
       Рушат Солтанов, Мөслим: 
       – Волгоградка бару күптәнге хыялым иде. Ниһаять, быел ул гамәлгә ашты – тормыш иптәшем белән теплоходта Волгоградка сәяхәт иттек. Мамай курганына мендек. Сталинград сугышында 50 мең татарстанлы катнашкан, араларында якташларыбыз да бар. Яу кырында һәлак булганнарның батырлыгына баш иеп, чәчәкләр салып кайттык. Саратав, Самара, Тольятти, Свияжск шәһәрләрендә булдык. Ватаныбызның зурлыгына, табигатенең матурлыгына, Иделнең кодрәтенә сокландык. Тәэсирләр әйтеп бетермәле түгел. Рәхәтләнеп ял итттек.  
       Алсу Гарапова, Яр Чаллы: 
       – Ял итү өчен чираттагы отпускны гына көтеп ятмыйм, мөмкинлек булу белән Мәскәү яисә Санкт-Петербургка китәм. Танышларымда тукталып, шәһәр буйлап экскурсияләрдә йөрим. Ә озын ялларда чит илгә дә чыгып кайтам.  
       Асия Сәрвәрова, Мөслим: 
       – Кырымда булдым, диңгез дә күргәнем бар, Ялта, Ленинград кебек дөньядагы иң матур шәһәрләрне дә күрдем. Элек союздаш республика, ә хәзер чит ил булган төбәкләрдә дә булганым бар. Дөрес, күптән инде. Хәзер ялларым якын-тирә шәһәрләрдә яисә өйдә эш белән уза. Еракка йөрергә теләк тә, акча да юк. Теләк булса, акча табылыр иде дә ул. Мөслимнән дә рәхәт, тыныч урын күргәнем юк. Ял итү өчен күңелең тыныч булу кирәк. 
       Лилия Сәлахова, Мөслим: 
       – Гомер буе чит илгә барып кайту хыялы белән янам. Башта укыдым, аннан кияүгә чыктым, бер-бер артлы өч бала таптым, чит илләргә йөрергә вакытым да, акчам да юк әлегә. Ипотеканы түләп бетергәч, хыялымны һичшиксез тормышка ашырачакмын. Ә хәзергә гаиләм белән Имәнле болынында палатка корып ял итәбез. Шунысы рәхәт, анда телефон тотмый.  
Ял итү өчен мөмкинлекләр чикләнмәгән хәзер. Теләсәң – юллама аласың, машинаң булса – гаиләңне төйисең дә, телефоныңдагы навигаторны кушып, җаның теләгән юнәлештә чыгып китәсең. Элек “тел Киевка кадәр алып барып җиткерә” дисәләр, хәзер телефон – безнең юл күрсәтүчебез. Акчаң гына чыдасын. Кесәсе калынраклар исә, күзләрен йомып, бармагы белән дөнья картасына төртәләр. Африкамы ул, Арктикамы – алар өчен аермасы юк, шул юнәлешкә билет алалар. Ничек кенә булса да, җәйнең ямен күреп, тоеп калырга ашыгыгыз. Ялларыгыз имин үтсен!
       Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: