Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру: бәйрәм ничә сумга баса?

Дүртенче классны тәмамлаган укучыларның зурлап бәйрәм итүләрен, кафе-рестораннарда утыруларын ничек кабул итәсез? Бу мәҗлесләр кесәгә сукмыймы? Әти-әниләр һәм башкаларның моңа карата фикере нинди?

Чыгарылыш кичәләре дигәч, элек күз алдына 11 классны тәмамлаучылар килеп баса иде. Ә хәзер: “Кемнәрнеке? Дүртенчеләрнекеме, тугызларныкымы, унберләрнекеме?” дип сорамыйча булмый. Эт чаба дип, бет чаба, диләрме әле? Дүртенче классны тәмамлаган укучыларның зурлап бәйрәм итүләрен, кафе-рестораннарда утыруларын ничек кабул итәсез? Бу мәҗлесләр кесәгә сукмыймы? Әти-әниләр һәм башкаларның моңа карата фикере нинди?

Лилия Галиева: 
– Без укыган чорда 4 сыйныфтан соң чыгарылыш кичәсе үткәрү бөтенләй ят нәрсә иде. Әле мәктәпне тәмамлаганнан соң да артык “сикермәдек”. Бәйрәм концерты ясап, әти-әниләрне район мәдәният йортында каршы алып, соңыннан аларның ризалыгы белән су буенда таң каршылый идек. Акча да җыймадык, өйдән килгән ризык белән өстәл әзерләп, күңелле итеп утырган әле дә истә. Быел кызым 11 сыйныфны тәмамлый. 7 мең сумнан артык бәягә күлмәк алдык, әле түфлие, башкасы кирәк. Кешедән калышып булмый, дип чабабыз. Чәч, керфек, тырнак ясатасы бар. Класс альбомы, бүләкләр, видеоаппаратура өчен фәлән меңне чыгарып салдык инде. Шушы бәйрәм өчен әти-әни ел буе мая туплый. 
Әлфия Нигъмәтуллина: 
– Балаларыбызны кечкенәдән үк үзебез үсендерәбез түгелме?! Балалар акчаның каян килгәнен, аның кадерен бөтенләй аңламый. Аларга тәмле ашарга, матур киенергә булсын, уенчык арты уенчык алсыннар. Акча белән уйнау балалар бакчаларында ук башлана. Бакчаның чыгарылыш төркеме балаларына карагач, көлке булып китә. Битләренә иннек-кершән сөрткән, чәчтарашханәләрдә туй кәләшеннән дә болайрак итеп чәчен ясаткан кызларга әти-әниләре ярыша-ярыша кыйммәтле күлмәк ала. Кайберәүләрнең туй күлмәге дә ул кадәр затлы һәм кыйммәтле түгелдер. 
Бер елны бакча чыгарылышлары әти-әниләре белән кафеда бәйрәм иттеләр. Чашу дип кабул итәм мин моны. Кирәксезгә акча түгү. Бала үсә-үсә шушындый рәхәт тормышны, бәйрәмчә яшәүне даулаячак. Эшләп акча табу дигән нәрсәне белмәячәк. 
Ландыш Хәсәнова: 
– Кызым дүртенче классны тәмамлый. Сыйныфтагы әти-әниләр белән әле дә уртак бер фикергә килә алмыйбыз. Барысы да акча мәсьәләсенә килеп төртелә. Берәүләрнең зурлап кафеда утырасы килә, икенчеләре табигатькә чыгу ягында. Әле бит класс җитәкчесенә бүләген дә аласы бар, чәчәген дә, күчтәнәчен дә. Кесәләре калынраклар укытучыга 10 мең сумлык сертификат бирергә кирәк, ди. Безнең кебек гади халык моны чамадан тыш “кайгырту” дип бәяли. Мондый кичәләр үткәрү, гомумән, кирәкми. Әти-әниләр ачуланышып беттек дияргә була. 
Хәмит Закиров: 
– Бик актуаль тема күтәргәнсез, бу хакта үзем дә язармын дип йөри идем. Оныгым акча сорый, “Бабай, матур күлмәк алыйк әле!” – ди. Әти-әниләре тиеннәргә эшләп йөри инде, балакайларым. Икенче елга, Алла боерса, бишенче класска бара. Кем уйлап чыгаргандыр ул чыгарылыш дигәннәрен?! Укытучыларына да бүләк-фәлән аласы икән. Акча җыймаганнар ял итәргә, кафега бармый, дип әйткән классларындагы бер кызлары. Аптыраган инде. Байлар уйлап тапкан бәйрәмдер инде бу! Очын очка ялгап яшәүчеләр өчен никадәр чыгым, мәшәкать кенә. Бу мәсьәләне хәл итсеннәр иде! 
Гөлшат Хантимерова: 
– Без 11 сыйныфны тәмамлагач, мәктәп ашханәсендә бәйрәм иттек. Укытучыга чәчәк бәйләме биргән идек. Сатып алмадык, бакчадагы чәчәкләрдән әни бик матур гөлләмә ясап биргән иде. Укытучыларга, тәрбиячеләргә үз кулларыбыз белән бүләкләр ясый идек. Балаларны да, укытучыларны да үзебез бозабыз. 
Сораштыруда катнашучылар шактый булды, барлык фикерләрне язып бетерү мөмкин дә түгел. Ләкин шунысы аңлашыла: халык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә “вечерлар” үткәрүгә теше-тырнагы белән каршы. Калын кәшилүгең, өстәмә керемең булмаса, зар-интизар булып еларсың да шул! 

Сораштыруны Лилия 
Шәймиева үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X