Мөслим-информ

Сораштыру. Бәрәңге уңышы ничек булды?

Авылда мәшәкатьле көннәр. Халык бәрәңге алу хәстәре белән мәш килә. Кемнәрдер, икенче икмәкне алып, урнаштырып, олы эштән котылды. Бакчалары ямь-яшел утырган хуҗалыклар да бар әле. Ә сез бәрәңге алдыгызмы әле? Уңышы ничек булды? Әлеге сораулар белән газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек. Алар икенче икмәкне үстерү серләре белән дә уртаклашты.

Әлфия, Мөслим: 
– Быел бәрәңгегә ел килде. Июль-август айларында озакка сузылган яңгырлы-салкын көннәрнең зыяны булыр, дип курыккан идек. Аллага шөкер, бәрәңгеләр чиргә бирешмәде. Алыр вакыт җитсә дә, сабаклары саргаерга уйламый да, бүлбеләре дә суелыбрак тора. Шулай да чабасы булыр инде. Атна-ун көн тотканнан соң, алырбыз дип торабыз. 
Силүзә, Октябрь: 
– Быел бәрәңге бик шәп чыкты. 44 капчык эресен, 17 капчык орлыкка дигәнен кар базына салып куйдык. Вагы 3 капчыклап кына булгандыр. Бәрәңге орлыгын дүрт-биш елга бер алмаштырып торабыз. Быел сары, кызыл һәм “синеглазка” сортлыларын үстердек. Без бәрәңгене иртә утыртабыз һәм иртә алабыз. Бакчаны ел да көздән сөрдереп, язын горчица чәчәбез, ул газон кебек кенә үсә. Сөрдереп тормыйча, горчицалы килеш казып кына утыртабыз бәрәңгене. Аллага шөкер, кишерләр, чөгендерләр дә бик уңды. Сәламәтлек белән куанып ашарга язсын! 
Ленар, Мөслим: 
– Без бәләкәй генә бакчада дүрт төрле сорт бәрәңге утыртабыз. Орлыгын ике-өч елга – бер, кайчагында ел саен да алыштырабыз. Быел бәрәңге сабакларының күбесе корыды. Әле бер сортныкын гына чаптык. Калганнарының бәрәңгесе ныгысын, дидек. Ялларда балалар белән бергәләп алдык бәрәңгене. Көне дә, уңышы да әйбәт булды. 
Гөлнур, Крәш. Шуран: 
– Бәрәңгенең сабагы ямь-яшел, кайберләре чәчәктә утыра. Мал-туар булмагач, бәрәңгене бик күп утыртмыйбыз хәзер. Быел мотоблок сатып алдык, шуның белән утырттык, күмдек һәм шуның белән алырбыз дип торабыз. Мотоблок белән алганда тиз, диләр. Бәрәңгенең кышка җитәрлеген генә өй базына салабыз. Күпчелеген тышкы базда саклыйбыз. Берәрсендә яңа төр бәрәңге күрсәк, алыштыру ягын карыйбыз. Ашап карап, билгеле. Бәрәңгенең тәмлесен, ярмалысын яратабыз. 
Халидә, Мөслим: 
– Бәрәңгене быел бакчаның яртысына гына утырттык. Икенче яртысында борчак үстердек. Шул ярты өлештән дә тулы бер бакчадан алган кадәр уңыш чыкты. Бәрәңге нык эре, арада чери башлаганнары да күренә. Шуңа күрә кояш төшми торган караңгы урынга салып тордык. Берәр ай тотасы булыр әле. Базга төшергәнче черисе черсен, дибез.

Бәрәңге фитофтора белән зарарланган икән, авыру яшел сабактан бүлбеләргә дә күчә. Чөнки аның кабыгы ныгымаган була. Көрәк, сәнәк кискән бәрәңге фитофтораны губка кебек җыя. Мондый бәрәңге бер базны черетергә мөмкин, ди белгечләр. 
Фарсель Зыятдинов
бакчачы-галим: 
– Гадәттә, бәрәңгене 10-15 сентябрь арасында ала идек. Сабагы корый икән, бәрәңге үсми инде ул. Аның хәзер авыруы гына таралырга мөмкин. Яңгыр явып китсә, яфракларындагы авыру споралары туфрак аша үтеп, бәрәңгегә күбрәк керергә мөмкин. Озак тотуның файдасы юк, корыда алып куйсаң, яхшы. Сабаклары яшел булу, бәрәңге үсә, дигән сүз түгел. Очлары аз гына саргайса да, аның үсеше туктала. Бары тик бәрәңгенең тышы гына ныгый. Базда һава циркуляциясе булса әйбәт. Саклау урынында 1-4 градус җылылык оптималь температура санала.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: