Мөслим-информ

Сорагыз – җавап бирәбез. Туроператор хаклымы?

Ирем белән ял итәргә юллама сатып алдык. Килешү нигезендә аның бәясен тулысынча түләдек. Әмма туроператор, йөкләмәне башкару мөмкин булмау сәбәпле, турыбызны гамәлдән чыгарды.

- Ирем белән ял итәргә юллама сатып алдык. Килешү нигезендә аның бәясен тулысынча түләдек. Әмма туроператор, йөкләмәне башкару мөмкин булмау сәбәпле, турыбызны гамәлдән чыгарды. Туроператор безгә иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Ул дөрес эшләдеме?

– Әйе. “Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында”гы 132-ФЗ санлы Федераль законның (24.11.1996) 17.4 маддәсе нигезендә йөкләмәне башкару мөмкин булмау сәбәпле, эшчәнлекне тутктату турында игълан ителгәндә турист түләгән акчаны кайтару буенча бурыч  туроператорның гражданлык бурычын иминиятләгән  яисә банк гарантиясе биргән оешмага йөкләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: