Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнгать мәктәбе укучылары "Сөйкемле Шүрәле" балалар иҗат бәйгесендә җиңү яулады

«Сөйкемле Шүрәле - Обаятельный Шурале» Халыкара балалар иҗат эшләре бәйгесендә катнашу hәм бәйгенең җиңүчеләре булу - Мөслим сәнгать мәктәбенең матур традициясенә әйләнде. Быел да I hәм III дәрәҗә лауреат булган балалар Элина Галиева, Гөльяр Шакирова, аларның укытучылары Галиева Эльмира Дәүҗәтовна hәм Батырова Рәмзия Каюмовна «Сөйкемле Шүрәле VIII» бәйгесенең 1 июнь...

Узган елларда башкалабыз Казанда үтүче бәйрәм чарасының бөек Тукайның туган ягы Кырлайда узачагы үзе бер матур бүләк булды. Искиткеч матур табигатьле Кырлай авылының мемориаль паркында безне Тукай "үзе" каршы алды. Кәҗә хәм Сарык белән сәяхәт иткәндә бүреләр төркеменә тап булдык. Ул да булмады, агачлар арасыннан Шүрәле килеп чыкты! Зирәк Былтыр белән шаян Шүрәленең дә балаларга сораулары hәм сынаулары булды. Ия суы буенда Су анасы белән фотога төшкәч, Тукай мемориалына юл тоттык. Анда конкурста катнашкан балаларның иҗат эшләреннән күргәзмә ачылды, балалар өчен кызыклы мастер-класслардан соң Тукай hәйкәленә чәчәкләр салдык. Иң соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тагын килергә язсын, дигән теләкләр теләп, Кырлай белән саубуллаштык, дип яза безгә Рәмзия Батырова (сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучысы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев