Мөслим-информ

Сүндермичә йөрәк кузларын

Бәхетле гаилә нинди була? Бер уйласаң, бу сорауга төгәл генә җавап та юк шикелле. Ә менә Мөслим авылында яшәүче Халидә һәм Рәис Шәяхмәтовлар белән очрашканнан соң әлеге сорауга җавап таптым кебек: бәхетле гаилә төзү – ир белән хатынның уртак тырышлыгы, уртак хезмәте.

Халидә+Рәис 

Халидә, сигезенче классны тәмамлагач, иптәш кызлары белән Куйбышев исемендәге колхозның Яңа Карамалы бүлекчәсендә сыер савучы комсомол яшьләр бригадасы төзи. Күмәкләшеп эшкә баралар, ә кич белән клубка “вечерга” ашыгалар. Бөркөнне Башкортостанның ул чордагы танылган төркеме “Кәтүк белән Баганай” концерт куя. Ул көнне концерт карарга Коммуна авылыннан да бертөркем егет килә. Клубта алма төшәр урын да юк. Аяк өсте концерт караучы Халидә янына Коммуна егете Рәис тә килеп баса. 
– Күптән түгел генә армиядән кайткан озын буйлы бик матур егет иде ул. Рәис бер күрүдә үзенә җәлеп итте. Шулай янәшә басып, концерт карадык. Клубтан чыккач, ул бик итагатьле итеп: “Сезне озатырга мөмкинме?” – дип сорады. Шул көннән соң гел очрашып йөрдек. Август аенда танышкан идек, октябрьнең 12сендә өйләнештек. Мине алырга Рәис атлар бизәп килде. Ә кыз озатырга килүче һәр кызга хушбуй таратты, – дип искә ала Халидә апа. 
Егетнең Болгариягә экскурсиягә барасы булган икән. Аның тизрәк өйләнеп китәсе килгән. 
Халидә Коммуна фермасында эшли башлый. Төп йортта Рәис абыйның туганнары һәм әнисе белән тугыз ел яшиләр алар. Яшьлек аларны Мөслимгә тарта. Шәяхмәтовлар 1978 елда Мөслимгә күченеп киләләр. Халидә – кирпеч заводына, ә Рәис төзелеш оешмасына тракторчы булып эшкә урнаша. Сафтан чыгып, озак вакыт йөрмәгән тракторны ремонтларга кушалар Рәискә. Оешма җитәкчесе аңа фатир бирергә вәгъдә итә. Унбиш көн дигәндә сафка бастыра ул тимер атны. Бер елдан соң оешма яшь гаиләгә өч бүлмәле фатир бүләк итә. 
Рәис абый лаеклы ялга чыкканчы шушы оешмада хезмәт куя. Ә Халидә апа, штукатур-маляр һөнәрен үзләштереп, район үзәгендәге төзелешләрдә, Түбән Табын, Тат. Шуран, Симәк мәктәпләре биналарын салуда эшли. Соңрак администрация буфетында хезмәт куя. Аннары, лаеклы ялга чыкканчы, район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә эшли. 
– Рәис гаиләбезнең тоткасы, терәге булды. Бүген алтын туебызга аяк атлаганда “Бәхетле яшәдек!” дип, горурланып әйтә алабыз. Гаиләнең бәхете – ир белән хатынның аңлашып яшәвендә, сабырлыкта, бер-береңә булган ихтирам һәм яратуда. Без беркайчан да балалар алдында бер-беребезгә авыр сүзләр әйтмәдек, кеше хурламадык. Тормыш иткәндә төрле вакыт була. Бер-береңне гафу итә белергә кирәк. Ир-атны беркайчан да кимсетергә ярамый. Бүген күп кенә яшь гаиләләргә менә шушы җитми.

Алтын туйга 
Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала: Рүзилә, Резида, Ильяс һәм Илгиз дөньяга килә. Алар барысы да, тормышта үз урыннарын табып, ил-көнгә хезмәт итәләр. Олы кызлары Рүзилә Мәскәү шәһәрендә яши, төзүче-инженер. Резидалары үзәк хастаханәдә хезмәт куя. Уллары Ильяс Әлмәттә гомер итә. Ул “Росгвардия” идарәсен җитәкләгән, бүгенге көндә отставкада. Төпчекләре Илгиз Азнакайда механик булып эшли. Быел алтын туйларын билгеләп үтүче Шәяхмәтовлар бүгенге тормышларыннан бик канәгать. 
– Балалар бит алар әти-әнине кабатлыйлар. Шөкер, гомер биргән балаларыбыз – йөз аклыгыбыз. Һәрберсе гаиләле, бик матур яшиләр. Алар безгә “әтием-әнием” дип дәшәләр. Кияүләр-киленнәребез дә үзебезнең балалар кебек. Балаларыбыз беркайчан да безнең сүздән чыкмадылар. Тырыш булдылар, хезмәтне яраттылар. Бүген инде үзләре безгә ярдәм итеп, хөрмәтләп яшиләр. 
– Без әти-әни үрнәгендә, матур һәм бәхетле гаиләдә үстек. Алар беркайчан авыр сүзләр әйтешмәделәр. Әниебез бездә хатын-кызга кирәкле барлык сыйфатларны тәрбияләде. Әтиебез хезмәт яратырга, төгәл булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтте. Әти-әниебез ике як әбиебезне дә соңгы елларында өебезгә алып килеп тәрбияләделәр, фатихаларын алып, соңгы юлга озаттылар. Әниебез берникадәр кырыс та, йомшак та иде. Әтиебез исә бик гадел, йомшак күңелле булды. Җыелышларга да без күбрәк әтине җибәрергә тырыша идек. Әле тагын озак еллар, безгә кирәк булып, бер-берсенә терәк булып яшәсеннәр иде – ди Резида ханым. 

Бәхетем – җырларымда... 
Халидә апа Шәяхмәтова бик матур җырлый. Алты ел дәвамында “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубында чыгыш ясый ул. 
– Яшьтән үк җырларга яраттым. Ул вакытта авылларга концерт куярга йөри идек. “Сүнмәс дәрт”кә дә бик яратып йөрдем, тату-бердәм коллектив булдык. Әле хәзер дә, ямансу булып китсә, җырлап алам. Рәисем биергә яратты. Яшь вакытта бәйрәмнәрдә мин җырлыйм, ул бии иде. Шулай бик матур итеп яшәдек, эшләгәндә дә мактаулы булдык. Ялларны да бергәләп үткәрдек. Үткәнебез үкенерлек түгел. Шуңадыр, алтын туебыз җиткәнен сизми дә калдык, – дип, җыр сузды Халидә апа: 
Яшьлек үтә, диләр, яшьлек үтми, 
Без үтәбез яшьлек елларын. 
Яшьлек дәртен суытмаек әле, 
Сүндермәек йөрәк кузларын. 

Фәридә Гайнетдинова.

Фото – Шәяхмәтовларның гаилә архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: