Мөслим-информ

"Сәламәт Мөслим!" акциясендә район җитәкчелег дә катнашты

Инде хәбәр иткәнебезчә, район күләмендә "Сәламәт Мөслим" акциясе старт алды. Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге "Мизгел" яшьләр үзәге, "Нептун" йөзү бассейны белән берлектә акция кысаларында мөслимлеләрнең кан басымын һәм башка сәламәтлек күрсәткечләрен тикшерә.

Узган атнада спорт мәктәбе һәм бассейнның медицина хезмәткәрләре район җитәкчелеге янында булып чыкты. Шунысы куандыра, бу көнне тикшерелгән 80% җитәкчеләрнең кан басымы нормадан тайпылмаган. Медицина тикшерүе узган райондашларыбызга менә шушындый буклетлар да тапшырыла.

Алдагы көннәрдә дә акция дәвам итәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: