Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Слабый икән хәзер кешеләр”

– Дусай Сабантуена бардым әле. Бик матур үтте. Сатучылар да күп иде. Балалар өчен уен мәйданчыклары да эшләде. Бәйрәмдә сатылган азык-төлек, эчемлек, уенчыклар һәм башкасы ат бәясе булса да, сәүдә нокталарыннан халык өзелмәде. 

Хәзер бик кызыклы “Исерек баскыч” дигән аттракцион бар икән! Читтән килгән яшь кенә егет саллы гына акча эшләгәндер. Бер караганда, селкенеп торган баскыч араталарыннан менүнең бернинди авырлыгы юк кебек тоелса да, бу эшне ахырынача башкарып чыгучы гына булмады. Менеп карау – 200 сум. Менә алсаң, 1000 сум акча – синеке! Турникта төгәл ике минут асылынып торучы да табылмады. “Слабый икән хәзер кешеләр” дигән фикергә килдем.
Эльвира Кашапова,
 Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X