Мөслим-информ

Синоптиклар Татарстанда көчле җил чыгу ихтималын хәбәр итә

Һава торышы шартларының бозылуы 6 октябрьдә көннең икенче яртысында һәм 7 октябрьгә каршы төндә көтелә, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада һава торышының бозылуы көтелә. 6 һәм 7 октябрьдә тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитә торган көчле җил булачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Һава торышы шартларының начараюы 6 октябрьдә көннең икенче яртысында һәм 7 октябрьгә каршы төндә көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кисәтүенчә, көчле җил юл хәрәктенең барлык катнашучыларына куркыныч тудыра. Һава шартлары көйсезләнгән вакытта урамда булсагыз электр үткәргеч линияләре, агачлар, реклама такталарыннан һәм витриналардан, шулай ук өй кәрнизләреннән ераграк булыгыз, иске түбәле биналар, агач ботаклары астына яшеренмәгез. Төрле җәрәхәтләр алмас өчен йорт, бина подъездларына кереп торырга тырышыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: