Мөслим-информ

Синең улларың, Мөслим! Вакыт күперен салучы Мөҗәһит Әхмәтҗанов турында

Туган як тарихын яратып өйрәнгән, аның бер генә нечкәлеген дә күз уңыннан ычкындырмыйча, куен һәм күңел дәфтәренә теркәп барган, төбәгебезнең тарихи урыннары һәм авыллары турында дистәләгән китаплар чыгарган якташ язучыбыз, балалар шагыйре, бик күп китаплар авторы Мөҗәһит Әхмәтҗановның укучысы булуым белән горурланып яшим. 

       – Туган җиребезнең бүгенгесе генә түгел, аның  үткәне дә бик мөһим. Күп еллар дәвамында оешмалар, авыллар тарихын туплау белән шөгыльләнәм. Кирәкле мәгълүматны, беренче чиратта, кешеләрнең үзләреннән алам. Музейдагы архив материалларын да кулланам. Фәнни-эзләнү эшләремдә Казан, Уфа шәһәрләренең архивлары да ярдәмгә килә, – ди Мөҗәһит Әхмәтҗанов. 
       Мөҗәһит абыйны шәҗәрәләр остасы дип әйтүләре дә юкка түгел. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен, гарәп, төрек, латин графикаларын өйрәткән чорда ул безгә: “Сез җиде буын бабагызны белергә тиеш!” – дип, гел әйтә килде. Аның, нәсел агачы төзеп, барлык туганнарына бүләк итеп таратуын да беләбез. Туган авылы Түреш турында гына да биш китап язды Мөҗәһит абый. Ул китапларда авыл кешеләре, шәҗәрәләр дә урын алган. Бу язда исә Мөслимнең Дусай авылы тарихы, топонимнары, тарихи фоторәсемнәр, кайбер нәсел шәҗәрәләре белән шул авылдан чыккан күренекле һәм кызыклы шәхесләрнең тормыш юлларын, эшчәнлекләрен, иҗатын яктырткан “Данлы Дусай” исемендәге китабы дөнья күрде. Төсле кушымталар белән басылган китап үз укучыларын бик тиз тапты. Китап сатудан кергән акча әлеге авылның мәчетен төзеп бетерү өчен тотылачак. 
       Мөслимдәге һәрбер вакыйганы энә күзеннән үткәреп, җентекләп өйрәнүче, еллар буена мәгълүмат туплап, соңыннан аларны үзенең иҗатында, китапларында кулланучы кеше ул Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Кечкенә авылларның тарихын профессиональ дәрәҗәдә өйрәнүчеләр җирлегебездә, кызганыч, юк. Ә менә Мөҗәһит абый бу җаваплы һәм авыр, шактый эзләнүләр таләп итүче эшне тәмен белеп, яратып башкара. Кеше үзе гомер кичергән авыл яисә төбәк аның күз алдында, уч төбендә дигәндәй. Вакытны һәм көчне кызганмыйча, үткәннәрдә казынып, тапкан мәгълүматларны, белгәннәрне киләчәк буынга җиткерү – шактый саллы хезмәт.
       – Хезмәтемне ниндидер мәгълүмат туплау белән генә чиклисем килмәде. Оешмалар, авыллар турында язылган китапларга тукталсак... Белгәннәрне, инде онытылган, ләкин хәтер почмагында сакланган шул елларның вакыйгаларын башкалар белән дә бүлешәсе килү теләге белән туган иҗат җимешләре алар, – ди Мөҗәһит абый. 
Әлеге китаплар халык хәтерен яңартып кына калмыйча, үткәннән киләчәккә бер караш ташлый кебек. Райондашыбызның бөртекләп        тупланган мәгълүматлары – мөслимлеләр өчен энциклопедия, дип әйтсәм дә, хата булмас. 
       – Мөҗәһитне хәтер сакчысы дим. Ул туган якны өйрәнү эшенә шулкадәр бирелгән. Музейлар, архивлар, китапханәләр, аерым кешеләр белән бертуктаусыз эшләп, мәгълүмат туплап, үзе дә мәгърифәтчегә әйләнеп бетте бугай, – ди тормыш иптәше Бания апа.
Мөҗәһит абый туган якны өйрәнүне Мөслим урта мәктәбендә мәктәп директоры булып эшләгән чорда ук башлап җибәрә. 90 нчы еллар була ул. Җирлегебезнең иң көчле тарих укытучысы Нурдидә Галиева тарафыннан төзелгән музейның торышы начарлана бара. Аның кулланылышка яраксыз хәлгә җитүен күреп, “Авыл утлары” газетасында эшләүче Наис Гамбәр белән уйлашалар да, барлык экспонатларны бина янәшәсендәге агач йортка район музее итеп  күчереп куялар. 
       – Безнең эш шуннан башланды инде, – ди Мөҗәһит абый. – Музей хезмәткәрләре бинаның эчен матурлау белән шөгыльләнә, мин укучылар белән музейга материаллар җыя башладым. Иң элек үзем эшләгән оешмалар – Күбәк авылы, урта мәктәбе, фольклор ансамбль, районның сәнгать мәктәбе, Мөслим урта мәктәбе, мәчетләр, авыл мәдрәсәләре турында мәгълүмат туплый башладым. Үзең эшләгән оешманың тарихын белү мәҗбүридер, дип уйлыйм. Ул киләчәк буынга кадерле һәм кыйммәтле  истәлек, ядкарь булып калачак.         Гомумән, мин авыллар, оешмалар, ансамбльләр тарихын язудан үземә ләззәт табам. Бүген бу эшләр, оешмалар, кешеләр бар, ә иртәгә алар онытылырга да мөмкин.
       Бүгенге көндә Мөҗәһит абый комсомолның һәм Татарстанның 100 еллыгына багышланган китап чыгару юнәлешендә эшли. Китап  октябрь аенда дөнья күрер, дип көтәбез. Кирәкле материаллар инде тупланып беткән.
       Мөслимнең туган як музеена кергән һәркем әсәрләнеп чыга. Музей залын бизәгән җанлы фотолар бер генә кешене дә битараф калдыра алмас. Матур урман фонында кыргый хайваннар тора. Бу – Түрешнең Тәпәклек урманы. Залны бизәгән фотолар арасында Мөҗәһит абыйныкылар да бар. 
       – Фотога төшерү теләге миндә 4 сыйныфта укыганда кабынды. Шуннан бирле фотоаппараттан аерылганым юк. Ул вакытта “Смена” исемле фотоаппарат белән төшерә башлаган идем. Ул чорда бүгенге кебек сыйфатлы фотосурәтләр ясап булмаса да, бик кадерле алар. Сурәттә мәңгелеккә калган кадерле кешеләр, кабатланмас мизгелләр бүген альбомнарда саклана. Аннаң соң кино төшерү белән дә шөгыльләндем, кинокадрларым бик күп, аерым ленталарны, кирәге чыгар, дип һаман да саклыйм әле. Төрле чараларда кулланырга дип, фотопейзажларны үзем дә тәкъдим итәм, сорап та алалар, – ди Мөҗәһит абый.
       Музейда тагын бер фотосурәт янында тукталдым. Анда Түреш авылындагы тирән чокыр – авылның иң матур җире сурәтләнгән икән. Янәшәдәге рәсемдә шул ук авыл, героебыз йортының ындыр арты... Табигать кул сузымы кебек җирдә. Фото телсез булса да, бик күпне сөйли, дип әйтергә ярата Мөҗәһит абый. Шулайдыр. Аның фотосурәтләре дә, язмалары да, китаплары, фәнни эшләре дә үткәннән киләчәккә күпер сала. 
       Лилия Шәймиева.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: