Мөслим-информ

Синең улларың, Мөслим! "Строймелиосервис" алдынгысы Ярулла Лотфуллин

 Республикада буаларны төзекләндерү бара. Бу эшне безнең районда Нияз Авзалов җитәкчелегендәге "Строймелиосервис" оешмасы башкара.     

       Ел саен берничә буа яңарта алар. Быел Яңа Сәет, Баек һәм Яңа Усы буаларын төзекләндерергә әзерләнәләр.

       Экскаватор машинисты Ярулла Лотфуллин да бу эштән читтә калмый. Оешмада 1986 елдан бирле хезмәт куя ул. Экскаваторда эшли башлавына да 9 ел тулган. 

       Буалар ремонтлаудан тыш, уңган механизатор кыр эшләрендә дә актив катнаша: "К-700" тракторында уҗым тырмалауда эшли, чәчү чорында да басуда ул. Ярулланың улы да әтисе кебек техникага мөкиббән - инженер һөнәрен сайлаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: