Мөслим-информ

Синең улларың, Мөслим! Өлфәт Мортазин

Тормыш юлында күп авырлыклар күреп тә, кыенлыклар алдында югалып калмыйча, йөз аклыгын, күңел пакьлеген югалтмыйча яши белгәннәргә сокланам. Мәлләтамак авылында яшәүче Өлфәт Мортазин шундыйлардан.

Сугыш урлаган балачак

Нарат Асты авылында Бибисәйдә һәм Хаҗимортаза гаиләсендә 1938 нче елның 1 сентябрендә беренче бала булып дөньяга аваз сала ул. Әти назын күрергә дә өлгерми кала Өлфәт, аңа – 2 яшь тә 11 ай, сеңлесе Флүрәгә алты ай чагында әтиләре сугышка китә. Әниләре Бибисәйдә карамагында әтисенең әнисе, аның инвалид сеңлесе Кәнифә, Өлфәт һәм Фәйрүзә калалар. Әниләре көн дәвамында эштә. Ягарга утыны, ашарга ризыгы булмаган авыр еллар.

– Кышкы суыкларда тәрәзәгә боз ката иде. Әни эшкә киткәндә күрше апага безне караштырып торырга кушып калдыра. Бервакыт ишекне ачып аны кертә алмадык, ишек бәсләнеп каткан иде. Аннан соң әни безне күрше апага кертеп калдыра торган булды. Чөнки өйдә әбиебезгә дә, апабызга да безне карау бик авыр иде. Ул чакларда тамак туйдыру өчен юа, кузгалак, карабаш үләннәре, карлыган, балтырган, кычыткан, чөгендер яфраклары ашлары – барысын да ашарга туры килде. Иң тәмлесе чөгендер яфрагы ашы иде, – ди ул.

1942 елның декабрендә әтиләре, каты яраланып, сугыштан кайта. Аны Симәк авылыннан Бөгелмәгә керосинга барган мөслимлеләр утыртып алып кайталар. “Ул көнне өй тулы кеше, бөтен авыл кешесе килде, кемдер елый, кемдер, якынын очратмадымы икән, дип хәбәр сорый”, – дип, хәтерендә яңартты ул көннәрне Өлфәт ага.

Яланаяк мәктәп еллары...

– Без мәктәпкә яланаяк, яланбаш йөрдек. Беренчедән дүртенчегә кадәр “Уку китабы” дигән китап укыдык. Укытучы бер карандашны икегә бүлеп өләшә иде. Карандашым идән ярыгына төшкәч, күлмәк сәдәфемне өзеп бирү хисабына бергә утырган малайның карандашы белән яздым, – дип искә ала Өлфәт абый. Башлангыч мәктәпне Нарат Астында тәмамлый. V класска барганда колхозда эшли торган була. Буе кыска булгач, атка йөгән кигезергә – буе, камытын кысарга көче җитми малайның. Атны аңа конюхлар җигеп бирә. Аяк киеме булмагач Мәлләтамак мәктәбенә күпвакыт яланаяк йөри. Ә укытучылары мәктәпкә яланаяк килгәннәрне “кычытканга кертәм”, дип куркыта. Башын ими Өлфәт, иң яхшы укучылар сафына баса. Бик яхшы укыган өчен классташы Рәис Авзалов белән аны Казанга – бер атналык экскурсиягә юллама белән бүләклиләр. Тик экскурсиягә класс җитәкчесе җибәрми.

Җиде классны тәмамлагач, Мөслим мәктәбенә укырга килә Өлфәт. 31 августта документларын тапшырырга дип барса, мәктәпкә кабул итү төгәлләнгән! Шулай да Мөслим урта мәктәбе директоры, егетләрнең яхшы укуларын белгәч, аларны укырга кабул итә. Мәктәпне егет яхшы билгеләргә тәмамлый.

Нефтьче булам дигәндә...

Урта белем турында тыныклык алган Өлфәт дусты Рәис белән Бөгелмәдәге нефтьчеләр училищесына юл тота. Биредә оператор белгечлеген алырга уйлый алар. Әмма Өлфәтнең хыялы тормышка ашмый. Аттестатына фамилиясе “Сафин” дип язылган була, ә туу турындагы таныклыгы “Мортазин” фамилиясе белән бирелгән. “Сез икегез – ике кеше” дип, Өлфәтне кире боралар. Ул бер ел колхозда эшли. 1957-58 елларда Алабугада ветеринарлар әзерләү курсында укып, колхозның Табын участогында ветфельдшер булып хезмәт куя. Минзәләдә бер еллык укытучылар әзерләү курслары ачылгач, Өлфәт документларын шунда тапшыра. Төгәллеге, гаделлеге өчен аны староста итеп сайлыйлар. Тик ике айдан соң медкомиссиядә Өлфәттә туберкулез ачыклана.

– 1962 елның марты иде. Мин елдан артык (15 ай) хастаханәдә дәваландым, операция кичереп, үзлегемнән рус теле, физика, химия фәннәреннән имтиханнарга әзерләндем. Ә 1964 елда ветеринария институтына укырга кердем, – дип искә ала Өлфәт ага.

Ялгыш билге

Институтта Өлфәт Мортазин үзен белемле, тынгысыз студент итеп таныта. Иртәдән кичкә кадәр уку, акча җитмәү сәбәпле төнлә вагон бушатулар, башка төр эшләр – барысы да күңелдә якты хатирә булып саклана. Уку йортыннан чак кына куылмый калуын да яхшы хәтерли ул. Беренче яртыеллык ахырында анатомиядән имтихан тапшыралар. Кичен иптәш егете аяктан егарлык хәбәр җиткерә: “Сине институттан чыгарганнар. Игъланнар тактасына боерык эленгән!”. Өлфәт институтка йөгерә. Декан аңа: “Койрыгың” булгандыр, шуңа чыгарыласың”, – ди. Ул: “Минем “койрыклар” юк, кичә имтихан бирдем”, – дип җавап бирә. Исемлектә Өлфәттән алда торган Махмуровның, физикадан зачет бирә алмыйча, “незачет” алуына бәйле килеп чыга әлеге ситуация. Зачетны кабул иткән профессор билгене ялгыш Ө. Мортазин графасына куя. Зачетны яхшы билгегә тапшыруына карамастан Өлфәткә сынауны яңадан бирергә туры килә.

Туган якка юл

Дипломлы яшь белгечне өч ел “отработка”га Тәтеш районына җибәрәләр. Биредә Өлфәт “Волга” колхозында хезмәт куя. Мөслимгә кайтып, район ветеринария оешмасында бер ел эшләгәч, 1973 елда данлыклы “Кызыл Октябрь” колхозы рәисе Шәкуров аны баш зоотехник итеп үзенә чакыра. Шул рәвешле Ө.Мортазин туган ягында төпләнеп кала. Ул озак еллар комсомол секретаре, башлангыч партия оешмасы секретаре, колхозда дәүләт контроле рәисе вазыйфаларын да алып бара.

Өлфәт ага озак еллар Мәлләтамак авылында имам-хатыйп булып тора. “Дин юлына ничек аяк бастыгыз?” дигән соравыма ул:

– Күрше яшьтәшем мәчеткә йөри иде. Мәчеткә барырга ул тәкъдим итте. Берничә мәртәбә гаеткә бардым, аннан намазга йөри башладым. Баштарак “бисмилла”дан артык әйбер белми идем, үзлегемнән өйрәндем, укулар да булды. 2002 елда карт имамыбызга алмашка мине тәкъдим иттеләр. Унбиш елдан артык авылыбызда Аллаһ ярдәме белән имам-хатыйп булып торам. Дин юлына басу миңа бөтенләй яңа тормыш алып килде. Бүген әлеге олы һәм җаваплы вазыйфаны башкара алуым белән Аллаһыма мең рәхмәтле, – дип җавап бирде.

Туган авылы Нарат Астында мәчет салучы да – Өлфәт Мортазин! Мәчет 2015 елда ишекләрен ача.

“Тормыш юлым – олы бер тарих язмалы, – ди Өлфәт абый. – Мин бүген шушы якты дөньяда яшәвемә, сәламәт булып, авылдашларыма ярдәм итә алуыма сөенеп яшим. Гомер юлын узганда сабыр булырга, шөкер итеп яши белергә кирәк. Сабырларга, шөкер итә белгәннәргә Аллаһыбыз ярдәмен бирә”.

 Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: