Мөслим-информ

Синең кызларың, Мөслим! Валентина Хамматуллина

Валентина Хамматуллина – Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасының югары квалификацияле музыка житәкчесе. Лениногорск шәһәренең музыка көллиятен тәмамлаганнан соң, 36 ел мәктәпкәчә яшьтәге балаларга музыкаль белем бирү өстендә намуслы хезмәт куя.

Валентина Хамматуллина – Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасының югары квалификацияле музыка житәкчесе. Лениногорск шәһәренең музыка көллиятен тәмамлаганнан соң, 36 ел мәктәпкәчә яшьтәге балаларга музыкаль белем бирү өстендә намуслы хезмәт куя. Моң дөньясына чумган сәләтле педагог ул. “Тормышымны саф күңелле нәни дусларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм. Алар белән эшләү – рәхәт! Хезмәтемнең нәтиҗәләрен күреп яшәү мине тагын да бәхетлерәк итә”, – ди Валентина Прокопьевна. Тырыш, намуслы хезмәте өчен В. Хамматуллина РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” медаленә лаек булды. 

Фото – “Кояшкай” балалар бакчасы архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: