Мөслим-информ

Синең кызларың, Мөслим! Шәфкатьле шәфкать иясе

Авыл халкы аны, яратып, “Безнең Люциябез” дип йөртә. Яшьлектәге сөйкемлелеген, җитезлеген югалтмаган ул. Люция апа Ташлыяр медпункты, Михайловка участок хастаханәсендә эшләү дәверендә бик күп сабыйларның кендек әбисе дә булган, зурларны да, балаларны да дәвалаган. Укол һәм дарулар белән генә түгел, җылы сүзе, назлы карашы белән терелткән.

– Сайлаган һөнәремнән тәм табып эшләдем, авыруларның борчулары белән янып яшәдем. Безне укытканда “Тәмле телегезне, ачык йөзегезне жәлләмәгез, авыруларның күңеленә ачкыч таба белегез”, дип өйрәттеләр. Без эшләгән чорларда хәзерге кебек кәрәзле телефоннар юк. Берәрсе авырып китсә, өйгә килеп алалар иде. Мунчада юынып яткан җирдән авырлы хатыннарны бәбиләтергә чыгып йөгергән чаклар да булды, – дип искә ала бүген Люция апа. 
...10нчы классны тәмамлаган яшь кыз, апаларына ияреп, Самара өлкәсенә чыгып китә. Кешене авылдан җибәрмәс өчен паспорт бирмәгән чорлар бит әле ул. Унҗиде яшьлек кыз хезмәт юлын шәһәрдә төзелеш оешмасында маляр булып башлый. “Башың яшь әле, озак эшләү ярамас” дип, төштән соң кайтарып җибәрә торган булалар үзен. Ә Люциягә шул гына кирәк! Тәвәкәлләп шәфкать туташлары мәктәбенә укырга керә. Көндез эшләп, кичке мәктәптә укып йөргән кыз өч ел дәвамында медицина серләренә төшенә. Яшь белгеч Мөслимгә юл тота һәм район үзәк хастаханәсендә трахоманы дәвалау буенча шәфкать туташы булып эшли башлый. 
– Алтмышынчы еллар... Трахоманың иң көчле вакытлары. Санитария-гигиена кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыру иде ул. Авыру кабатланганда сукыраюга да китерергә мөмкин иде. Трахома белән ул елларда шактый кеше изаланды. Миңа “Беренче сынауны уңышлы үттең”, диделәр. Хастаханәдә практика узгач, миңа сайлау мөмкинлеге бирелде: Ташлыяр яисә Мари Бүләр авылы медпунктында эшләргә. Мин, Тойгелде авылы кызы буларак, Ташлыярны сайладым. Бүген республикада танылган табиб, профессор Равил Шәймәрданов кул астында эшләдем, – дип, хәтер йомгагын сүтә райондашыбыз. 
Егерме елга якын Ташлыяр, Атлас авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтә Люция Фәррахова. Ул эшләгән вакытларда Ташлыяр бик зур авыл була. Өй саен – дүртәр-бишәр бала. Көн саен авырып тормасалар да, әле бер җирен сыдырып, әле егылып, авыз-борынын канатып килүчеләр аз булмый. Үзенең берсеннән-берсе кечкенә балаларына игътибар һәм ярату да җитмәгәндер, бәлки. Ләкин Люция эшенә тыныч күңел белән чыгып китә. Чөнки өйдә күз-колак булырга иң зур таянычы – әбисе Хәерлебанат була. Изге күңелле бу карчыкка биш сабыйны тыңлатырга да, әкиятләр сөйләп юатырга да, имезлектән ашатырга да туры килә. Иртә-кич авырулар белән әвәрә килсә, кайткан арада өй мәшәкатьләре килеп кушыла. 20 елдан соң, Люцияне Михайловка участок хастаханәсенә төнге кизүгә билгелиләр. 
– Әниебез гомер буе саф күңел, чиста намус, якты күңел белән яшәде. Без аның халык белән дустанә мөнәсәбәттә булуын күреп үстек. Кем генә, нинди гозер белән мөрәҗәгать итмәсен, әниебез “ярар”дан башканы белмәде. 80 яшен тутырса да, кызлар кебек җитез, һәр нәрсәгә өлгерә, – ди уллары Равил. 
Тормыш иптәше Кәшбетдин абый белән Люция апа 60 ел тату гомер кичерә. Бүген алар ике улларына, өч кызларына – кадерле әти-әни, 11 онык һәм 4 оныкчыкларына кадерле әби-бабай булып яшиләр. Гомер буе балта остасы булган, соңыннан терлекчелектә хезмәт куйган Кәшбетдин абый. Люция апаны ул урлап диярлек кияүгә алып китә. Ярәшелгән егете булганын белсә дә, Люция апа яшәгән фатир хуҗасының тәрәзәсен шакый. Кыз киң җилкәле, таза гәүдәле егетне кертмәскә ничек кенә тырышмасын, Кәшбетдин үз дигәненә ирешә: тәрәзәне ватып, өйгә керә. Тәрәзә пыяласына киселгән кулдан туктаусыз кан ага. Кыз нишләсен? Медпункта барып яраны бәйләргә, беренче ярдәм күрсәтергә мәҗбүр була. Үҗәтлеге, кыюлыгы, әрсезлеге белән шул рәвешле Люцияне тормыш иптәше итеп куя Кәшбетдин. 
– Алма кебек тулып пешкән, тәртипле, саф күңелле кызны башкаларга бирәсе килә димени?! Йөргән егете барлыгын белсәм дә, яратуым көчле иде. Менә алты дистә елдан артык яшәлде. Яшьлектә кызурак та булганмындыр. Ләкин без бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, яратып яшәдек. Люциянең сабырлыгына гомер буе сокланам, – ди Кәшбетдин абый. 
Люция Фәррахова лаеклы ялга чыккач та, Атлас авылында 5 елдан артык шәфкать туташы булып эшли әле. Хезмәт ветераны, коммунистик хезмәт ударнигы исемнәренә лаек була. Аның рәсеме озак еллар Мактау тактасында тора. 
– Люция апа белән озак еллар Михайловка хастаханәсендә эшләдек. Мин – табиб, ул – шәфкать туташы. Ташлыярдан җәяү килер иде. Люция апа хезмәтен яратып, күңелен биреп башкарды, авыруларны җанын-тәнен биреп дәвалады. Хәле авыраеп китүчеләрне, бала табар вакытлары җиткән хатын-кызларны Люция апа Ташлыярдан Михайловка хастаханәсенә көймә белән алып чыга иде. Хастаханәнең өлкән шәфкать туташы Мария Татарованың өе яр кырыенда ук тора иде. Анысы көймәдәгеләр килеп җитүгә фонарь яндырып чыгар иде. Люция апа белән икәүләп йөгерерләр иде хастаханәгә. Алны да, ялны да белмәде. Люция Фәррахова кебек кешеләр бик сирәк хәзер, – дип искә ала лаеклы ялдагы табиб Мизхәт Хәйбрахманов. 
Авылдагы бик күп балаларның кендек әбисе Люция апа. Ул елларда Михайловка хастаханәсенә Мөслимнән, Сарман районыннан, хәтта Башкортостан республикасыннан килеп бәбиләүчеләр дә күп булган. 
– Шөкер, икебезнең дә яраткан эшебез булды. Балаларыбыз тигез канат ышыгында үсте, Кәшбетдин белән матур гомер юлы үттек. Бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлашып яшәдек. Миңа – 80, аңа 82 яшь тулды. Гомер узган да киткән, ләкин юкка түгел. Яныбызда безнең өчен өзелеп торучы сау-сәламәт балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз бар. Шушы бәхет түгел мени?! – ди Люция апа, ихлас елмаеп. 
Шушы көннәрдә 80 яшен билгеләп үтүче райондашыбызга иң күбе 65 яшьне бирергә буладыр. Ихлас, гади, гадел булгангамы, күңеле дә, үзе дә яшь әле! Шушындый күркәм сыйфатлар тагын да күркәмрәк итә, яшәртә аны! 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: