Мөслим-информ

Синең кызларың, Мөслим! Бөкеләрдән сукмак ясаучы Рәзифә Кәбирова турында

Әллә нинди оста кешеләр бар икән! Мөслимдәге Пятилетка урамында яшәүче Рәзифә Кәбироваларда булып кайтканнан соң, шулай дип уйладым. Аларның ишегалларына үзенчәлекле “брусчатка” түшәлгән. Быел 80 яшьлек юбилеен каршы алачак оста куллы Рәзифә апа үзе ясаган аны. 

       Гомер буе төзүче, штукатур-буяучы булып эшләгән Рәзифә апаның яшьлеге Бөгелмә шәһәрендә узган. Җиденче классны тәмамлаган кызны фермага сыер саварга билгеләгәч, авылдан чыгып китәргә карар кыла ул. 15 яше дә тулмаган кыздан Бөгелмәгә автобус куучы шофер да акча алырга батырчылык итмәгән.
       – Урманнан утынын-печәнен әзерләп, аяк-кулларым суелып беткән иде. Ачык яраларны күргәч, шофер акча сорамады. Бөгелмәдә кирпеч заводына цемент бушатырга эшкә урнаштым. Аннары, пенсиягә чыкканчы, 35 ел шәһәрнең “Сантехдеталь” заводында штукатур-буяучы булып эшләдем, – ди героем.
       Рәзифә апаны оста дими, тагын ни дисең?! Тормыш иптәше Мизхәт белән ике катлы йорт та салып чыга алар, өч бала үстерәләр.
      Рәзифә апага сиксәнне бирерлек тә түгел! Җилдәй җитез, бик хәрәкәтчән райондашыбыз бер генә минут та тик тора белми. Бөкеләр белән мавыгуына инде сигез ел вакыт үткән.
      – Бервакыт телевизордан ишегалдына бөкеләрдән сукмак эшләгән бер кешене күрсәттеләр. Тапшыру ахырында әлеге останың Түбән Камада яшәүче үзебезнең Яңа Усы авылы кешесе икәнен белдем. Кызыгып китеп эшкә тотындым. Гомерем буе төзелештә эшләгәч, әллә ни авыр да булмады, – ди Рәзифә апа.
       Рәзифә апаның әлеге эшкә тотынуына яңгыр суы сәбәпче була.
       – Мунчага барган саен галушыма су кереп интектерде. Шуннан соң исәбенә кердем дә, тотындым ишегалдын тигезләргә. Өч көн эчендә мунча алдын бөкеләр белән ясап та куйдым, – ди ул. 
       Меңнән артык бөке кергән сукмак өчен төп чимал – бөке-капкачларны балалары Бөгелмәдән алып кайткан. Уникаль эшләрен күргән кешеләр, туганнары, дуслары да аңа бөке җыя башлаган. Иң күбесен Сургут, Ленинград, Чирмешәндә яшәүче туганнары җибәргән. Чиләкләп тә, капчыклап та китерәләр икән. Хәләле башта бу шөгылен хупласа да, “хәзер сәламәтлегеңә зыян килмәсен”, дип борчыла икән. 
      Аларның ишегелдында иңе берәр метрлы өч сукмак ясалган. 5, 6 һәм 8 метр озынлыгындагы әлеге сукмакларны ясау өчен шулкадәр төгәллек, сабырлык, түземлек кирәк бит! Рәсемнәре генә дә ни тора! 
     – Кайда матур бизәк күрәм, тизрәк кәгазьгә төшерәм. Теләгән һәркем ясый ала мондый сукмакны. Иң мөһиме ашыкмаска, кабаланмаска кирәк! Иң элек сукмак буласы урынга, рам ясап, бетон салабыз. Икенче көнгә өстенә, ком белән катыштырып, коры цемент җәям һәм шуның өстенә бөкеләрне тезеп барам. Тезгәннән соң җиңел генә итеп комган белән су сибәм. Бер-ике сәгатьтән соң, измә ясап, өстен штукатурлап чыгам да, бөкеләрне юам. Рәсемнәр кешенең фантазиясеннән тора. Мин чәчәкләр яраткач, эшемдә чәчәк формалары кулландым, – ди Рәзифә апа.
Тормыш иптәше Фаиз белән алар бик бәхетле гомер кичерәләр. Бу гаиләнең ихатасына атлап керү белән ниндидер нур, җылылык бөркелә. 
      – Ире үлгәннән соң Рәзифә гел “балалар, оныклар” дип яшәде. Бергә яшәргә тәкъдим иткәч, озак кына уйланып йөрде әле. Аннары “20 көн яшип карыйк алайса. Яшәп китеп булса гына, балаларга әйтербез”, диде. Менә шулай, 20 көн сынау срогы белән башланган уртак тормышыбыз, шөкер, унҗиде ел бәхетле дәвам итә. Инде Ходай алга таба да парлы гомер насыйп итсен, – ди көлә Фаиз абый.
      Хәләленең мондый вак һәм авыр эш белән мәш килүенә каршы килеп тә карый Фаиз абый. Тезләнеп, иелеп, көчәнеп эшлисе бит! Ләкин шулкадәр мавыгуын һәм эшеннән ләззәт алуын күреп, кәефен төшерүдән куркып, ризалаша. Аның бөкеләренә урын азрак калсын дип, ишегалдына брусчатка да җәйдереп куя әле.
      Әнә шулай кайгырту тоеп, бәхетле гомер кичерә Рәзифә апа. Сугыш чоры баласы, үзе укый алмагач, өч баласына да югары белем алырга ярдәм итә, аларның дәрәҗәле урыннарда эшләве белән горурланып яши. Сугыш чоры дигәннән бер вакыйганы гел исеннән чыгара алмый ул. 1945 елның август ае. 6 яшьлек кызчык, арбага энесен салып, әнисе янына басуга имезергә алып килә. Туйганчы ашау турында хыялланган вакытлар! Әнисе яшереп кенә кызына бодай бирә. Шул вакыт тикшерү килеп, барысын да тенти башлыйлар һәм Рәзифәдә теге бодайны табалар. Ул вакытта әнисен югалтудан курыккан, энесенең сәламәтлеге, гомере өчен борчылган 6 яшьлек Рәзифә: “Бу бодайны мин алдым. Үзем удым. Энемне ачтан үтермәс өчен урладым”, – ди. Мөслимдә суд залында да үз сүзләреннән кайтмый кыз. “Мәктәпкә керәсе елың, менә сиңа дәфтәрләр, китаплар, төсле карандашлар бирәбез”, дип тә юмалап карыйлар үзен. “Әниең гаебен таныды”, дип тә алдыйлар. Ләкин кыз бирешми! Әнисен аклыйлар. Судтан соң “Апаем, молодец!” дип, аркасыннан сөя милиция хезмәткәрләре. Шулай итеп әнисен өч елга төрмәгә утырудан саклап кала кечкенә Рәзифә. Яшьлектәге, балачактагы хатирәләрен барлап, бүгенге мул һәм рәхәт тормышка сөенеп яши Рәзифә апа. Үзенең шөгыле белән шул матурлыкка тагын да ямь өстәүдән ләззәт таба.
      Лилия Шәймиева.
       Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: