Мөслим-информ

Синең кызларың, Мөслим! "Август- Мөслим" уңганы Розалия Шәмитова

Яңа Сәет фермасында савымчы булып эшләү дәверендә мактаулылар рәтендә генә йөргән. Без дә аны фотога авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетында төшереп алган идек.

“Август-Мөслим” агрофирмасы уңганы Розалия Шәмитова гомерен терлекчелеккә багышлаган. Яңа Сәет фермасында савымчы булып эшләү дәверендә мактаулылар рәтендә генә йөргән. Без дә аны фотога авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетында төшереп алган идек. Бүген, группасындагы 40 сыердан 11,2шәр килограмм сөт савып алып, агрофирмада алдынгылар рәтендә бара. “Эшкә уңган Розалия куркусыз булуы белән дә башкалардан аерылып тора. Ел саен 20ләп тана өйрәтеп бирә ул”, – ди ферма җитәкчелеге.

Әлфинур Ногманова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: