Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! Табиб-кардиолог Тәнзилә Зиннурова белән танышыгыз

Зиннурова Тәнзилә Ранас кызы 1987 елда туган, 2010 елда Казахстанда Астана медицина университетын тәмамлый. Гомуми практика табибы белгечлеге алып чыккан кыз Астана шәһәрендә ашыгыч медицина ярдәме табибы булып эшли.

2012 елда кардиология буенча белгечлек ала һәм дүрт ел дәвамында шәһәрнең 1 нче санлы хастаханәсендә табиб-кардиолог булып эшли. 2016 елның җәендә Тәнзилә район үзәк хастаханәсенә табиб-кардиолог булып кайтты. Тәнзилә Ранасовна үз эшенә җаваплы карый, авыруларга игътибарлы. Бер үк вакытта хастаханәнең җәмәгать тормышында да активлык күрсәтә: үзешчән сәнгать бәйгеләрендә, спорт ярышларында катнаша.

Фото - район үзәк хастаханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев