Мөслим-информ

Син сайладыңмы әле?

Федераль ташламага аерым категориягә ия булган ветераннар, инвалидлар (тумыштан инвалид балаларны да кертеп), нурланыштан зыян күрүчеләр хокуклы. Бүгенге көндә Мөслим районында шундый ташламага ия булган 2203 кеше исәпләнә.  

1 октябрь якынлаша. Социаль пакет алуга хокукы булганнар арасында сорау алдында калучылар да бар: акчамы яки пакетмы? Уйланырсың да, чөнки бүген кабул иткән карарыңның иртәгәге көнгә кирәге булмаска мөмкин. Шуңа күрә дә, социаль пакет җыелмасыннан баш тартканчы, иң элек ныклап уйларга тәкъдим итә бүген белгечләр.

Район пенсия фонды бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда социаль пакет җыелмасын алучылар саны әллә ни үзгәрми. 2017 елда 59,4% булса, быел әлеге күрсәткеч 59,5% тәшкил итә. Шулай да, борчылырга урын бар. Чөнки һәр елны әлеге ярдәмне кулланучылар арасында, акчага күчүне сорап гариза бирүчеләр арта бара:

– Республика буенча район күрсәткече уңай бәяләнсә дә, социаль пакеттан баш тартучыларның арта баруы бик борчый. Ел саен 1 октябрьдән соң акчага күчүне сораган гражданнарның шактые, кире гаризаларны үзгәртүне сорап, мөрәҗәгать итә. Әмма, ни кызганыч, ул вакытта инде әлеге карарны үзгәртү мөмкин түгел. Социаль пакет алу өчен гаризаны өч төрле биреп була: район пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәтенә килеп язып, яки интернет аша, пенсия фондындагы шәхси кабинетыңнан. Шулай ук дәүләт хезмәтләре аша да (госуслуги.ру) гариза бирергә мөмкин, – ди пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева. 

Мөслимдә яшәүче Рима Вәлиева, беренче төркем инвалид:

– Мин социаль пакетны дарулата кулланам. Чөнки дарусыз тора алмыйм, аларны рецепт буенча алам. Ә акчага ала башласаң, ул дарулар бик кыйммәткә төшәр иде, – ди.

– Ә мин акчалата алуны кулай күрәм. Беренчедән, миңа кирәкле дарулар аптекада булмый. Икенчедән, дарулар кайтканчы рецептның вакыты чыга. Аны яңарту өчен, кабат поликлиникага барып, көннәр буе чират торырга кирәк. Шуңа күрә даруларны сатып алуны кулай күрәм, – ди Мөслимнән Марсель Вәлиев.

Олы Чакмактан Гөлмаһира Габидуллина да соцпакетны акчалата куллануын әйтте. Ул да кирәкле даруларны рецепт буенча алып булмавыннан зарланды.

Фикерләр төрле. Әлбәттә, һәркем үзенә уңайлы булган юлны сайлый. Тик моның өчен 1 октябрьгә кадәр тиешле карарны кабул итәргә кирәк. Пенсия фондының район бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итә: пенсиягә чыккан һәр гражданга социаль пакет җыелмасы каралган була. Аны өстәмә рәсмиләштереп тору кирәкми. Ләкин аннан баш тарту турында карар кабул итсәгез – пенсия фонды бүлегенә 1 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр сез бу турыда кайчан да булса гариза биргән булсагыз, аны кабат язу кирәкми, ди белгечләр. Карарны үзгәрткән очракта гына, акча урынына социаль пакет җыелмасын кире кайтару өчен, гариза язарга кирәк булачак. Моңа кадәр акча алучыларга 1 октябрьгә кадәр социаль пакет алу теләге турында яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлекчәсенә хәбәр итәргә кирәк. Соңга калмагыз!

 

Федераль ташламага аерым категориягә ия булган ветераннар, инвалидлар (тумыштан инвалид балаларны да кертеп), нурланыштан зыян күрүчеләр хокуклы. Бүгенге көндә Мөслим районында шундый ташламага ия булган 2203 кеше исәпләнә.  

 

2018 елның 1 февраленнән социаль пакет җыелмасының бәясе 1075,19 сумны тәшкил итә. Бу суммага түбәндәгеләр кергән:

– табиб рецепты буенча кирәкле дарулар белән тәэмин ителү-828,14 сум;

– медицина күрсәтмәләре буенча тиеш булган очракта санаторий-курортларга юллама алу өчен – 128,11 сум;

– дәвалау урынына шәһәр яны тимер юлы транспорты белән, шулай ук шәһәрара транспорт белән бару-кайту өчен – 118,94 сум.

Фәридә Гайнетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: