Шәймиев: «Адымнар» комплексы – киләчәк мәктәбе моделен булдыру юлындагы маяклар ул
Яшьләргә белем һәм тәрбия бирү – ата-аналар, өлкән буын, җәмгыять һәм дәүләтнең уртак бурычы, дип искәртте Татарстанның беренче Президенты.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Адымнар» күп телле белем бирү комплекслары челтәре Татарстанның бай тарихи мирасын сакларга сәләтле буын үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шундый фикерен белдерде.
«Без Болгар һәм Зөяне, Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан торгыздык, Болгар ислам академиясен төзедек. Без үз бурычыбызны үтәгәнбез булып чыга һәм бу тиңдәшсез байлыкны киләсе буынга тапшырабыз. Безнең тарихи мирасның алдагы язмышы яшь буын кулында булачак. Биредә нигезле сорау туа: алар безнең мирасны саклап, киләсе буыннарга тапшыра алырмы? Бу аларга нинди тәрбия һәм белем бирүебезгә бәйле», — диде Шәймиев «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалына биргән интервьюсында.
Ул билгеләп үткәнчә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирү — ата-аналар, өлкән буын, җәмгыять һәм дәүләтнең уртак бурычы.
«Без аларның тарихи мирасны саклый алачагына инанырга тиеш. Шунлыктан безнең балаларны шундый итеп тәрбияләргә кирәк ки, алар үзенең генә түгел, башка халыкларның да мирасын белергә тиеш. Шулай ук балаларга күпкырлы белем алу мөмкинлеген бирергә, аларны көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләргә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә 2019 елда республиканың „Яңарыш“ фонды РФ Мәгариф министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә КФУ катнашында рус, татар һәм инглиз телләрендә белем бирә торган полилингваль комплекслар булдыру буенча уникаль проект гамәлгә ашырырга кереште. Мин барлык комплексларны да „Адымнар“ атамасы астында берләштерергә тәкъдим иттем. Мәктәпнең төп фәлсәфәсе — белемгә һәм татулыкка юл. Бу — белемгә, үз мәдәниятеңне аңлауга таба ясалган адымнар», — дип ачыклык кертте Шәймиев.
Һәр белем бирү комплексы балалар бакчасын, башлангыч һәм урта мәктәпне берләштерә. Шулай ук Казанда һәм Чаллыда ике шәһәр яны өстәмә белем бирү үзәге булдырылачак.
«Әлеге комплекслар — киләчәк мәктәбе моделен булдыру юлындагы маяклар. Аларның төп бурычы, белем бирүдән тыш, яшь буынны милләтара һәм конфессияара татулык рухында тәрбияләү. Глобальләшү чорында бер генә халыкның да исән калу өчен башка юлы юк», — дип искәртте Шәймиев.
Кичә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды. Шул уңайдан «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында «Шәймиев» дигән фильм күрсәтелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 19:10Туган ягым күлләре Ур күле белән бәйле тагын бер истәлек. Бик озак еллар күл буенда колхозның яшелчә бакчасы булды. Кыяр, помидор, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер, шалкан һ.б. яшелчәләр бик уңа иде. Яшь балалы, авыр эшкә ярамаган хатыннардан төзелгән үз бригадасы бар иде. Колхоз ашханәсен, колхозчыларны, килгән-киткәннәрне ел буе түтәлдән генә өзеп алынган һәм тозланган яшелчәләр белән тәэмин итеп торды бу бригада.3600
-
25 май 2022 - 17:26Тагын бер тормыш Россиянең ун регионында абортларны булдырмау буенча пилот проекты тормышка ашырыла.5100
-
25 май 2022 - 16:23Йод җитмәсә, эш харап Калкансыман биз дөрес эшләсә, кешенең организмы сәламәт була, ди табиблар. Калкансыман биз эшләп чыгаручы гормоннар йөрәк эшчәнлегенә йогынты ясый. Мускул көче, күрү сәләте, чәчләр, тән тиресенең сәламәт булуы да аңа бәйле. Район поликлиникасының профилактика кабинеты шәфкать туташы Рәүназ Мортазина белән калкансыман биз эшчәнлеге һәм авырулары турында сөйләштек.5800
-
25 май 2022 - 15:51Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.5600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.15800
-
25 май 2022 - 14:25Яңа китапны япканда Адәм баласы – көмеш, гыйлеме булса – алтын. Шул көмештән алтынны ясаучы – укытучы.12701
-
25 май 2022 - 12:22Ләйсәннән – тунец салаты Мөслим кызы Ләйсән Сабирова әлеге салат рецептын тәкъдим итә. Салат – урта диңгез кухнясыннан.13700
-
25 май 2022 - 11:41"Киемгә - икенче тормыш" акциясенә старт бирелде Акция авыр хәлдә калган, мохтаҗ кешеләргә, күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм итү, хәйриячелек эшенә халыкның киң катламнары җәлеп итүнең максат итеп куя.12200
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.13400
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5100302
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.382800
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.332201
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).246504
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.209403
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика