Мөслим-информ

Шулай бәйрәм итәбез (Яңа ел программасы)

Яңа ел - һәркемнең иң яраткан бәйрәмедер, мөгаен. Серле, могҗизалы Яңа ел төне һәммәбездә зур өметләр, иксез-чиксез хыяллар белән каршы алабыз. Мөслимдә Яңа ел бәйрәме нинди тәртиптә узачак икән соң?

27 декабрьгә кадәр - балалар бакчаларында, гомуми белем бирү мәктәпләрендә чыршы бәйрәмнәре.

27 декабрь, 9.00-13.00 сәгатьләрдә - Пушкин урамындагы үзәк мәйданда Яңа ел ярминкәсе.

28 декабрь, 10.00 сәгатьтә - район мәдәният йортында уку алдынгылары, җәмәгать эше активистлары катнашында район башлыгының чыршы бәйрәме. Минзәлә татар дәүләт театрының театральләштерелгән тамашасы.

28 декабрь, 13.00 сәгатьтә - район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен Минзәлә татар дәүләт театрының "Морозко" спектакле.

  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш

30 декабрьгә кадәр - оешма-предприятиеләрдә бәйрәм кичәләре.

31 декабрь, 19.30-22.15 сәгатьләрдә - Үзәк чыршы янында "Хуш киләсең, Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм тамашасы.

31 декабрь, 20.00-22.00 сәгатьләрдә - район мәдәният йортында, авыл мәдәният учакларында "Балмаскарад".

1 гыйнвар, 2015 ел, 1.00-4.00 сәгатьләрдә - Үзәк чыршы янында "Яңа ел иртәсе белән!" дип исемләнгән күңел ачу программасы.

31 декабрьдән кала һәр көнне 20.00-22.00 сәгатьләрдә "Яшьлек" спорткомплексында чаңгыда һәм тимераякта шуу мөмкинлеге тудырыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: