Мөслим-информ

Мөслимдә һава температурасы -1 градуска кадәр төшәчәк

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика районнары буенча штромлы кисәтү буенча хәбәр таратты. 8 июнь төнлә Татарстанда, шул исәптән Мөслимдә һава температурасының кискен түбәнәюве күзәтеләчәк.

Төнлә белән һава температурасы -1 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый белгечләр. Мондый һава шартларында бакчадагы, басудагы үсемлекләргә зыян килергә мөмкин. Шуңа күрә дә мөслимлеләрне саклану чараларын күрергә чакыралар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: