Мөслим-информ

Шәхси хуҗалыкта янгын чыга

12 сентябрь көнне Мөслимдәге Колхоз урамында янгын чыкты.

Шәхси ихатадагы мунчага ут кабып, аңа шактый зыян килгән. “Бу – ел башыннан 21нче янгын, ул электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан. Халыктан электр приборлары белән эш иткәндә аеруча сак булуларын сорыйбыз. Ялкын телләре бер нәрсәне дә аямый, саклык кагыйдәләре турында онытмасагыз иде!” – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: