Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шашлыкка ит маринадлауның 7 ысулы

Шашлык - хуш исле, сусыл, күмер исе килеп торган ит. Күпләр шашлыкны Кавказ халыклары ризыгы дип уйлый. Әмма бу дөрес түгел. Шундый ук шашлыкны дөньяда яшәүче күп кенә халыклар табынында очратырга мөмкин. Сүз уңаеннан, "шашлык" сүзе кавказ халкы арасында чыкмаган, ә рус теленә дә очраклы килеп кергән. Ул "шиш" кырым...

Шашлык - хуш исле, сусыл, күмер исе килеп торган ит. Күпләр шашлыкны Кавказ халыклары ризыгы дип уйлый. Әмма бу дөрес түгел. Шундый ук шашлыкны дөньяда яшәүче күп кенә халыклар табынында очратырга мөмкин. Сүз уңаеннан, "шашлык" сүзе кавказ халкы арасында чыкмаган, ә рус теленә дә очраклы килеп кергән. Ул "шиш" кырым татарлары сүзеннән бозып ясалган: "шиш" -"шәш" ("вертел"), "шишлык" - "шәштә нәрсәдер". Шашлык Россиядә XVIII гасырга кадәр билгеле булган, әмма як-ягын әйләндереп кыздырган ит дип аталган. Шашлык барлыкка килгән илне эзләү урынсыз. Борынгы кешеләр ут чыгарырга өйрәнгәч учакта әзерләнгән ит ашаганнар. Йөзләгән гасырлар элек аучылар һәм солдатлар утлы корал чистарткычта (шомпол) ит кыздырганнар. Бүген исә шашлыкка итне маринадлап кую ысуллары күптөрле, шуларның кайберләрен тәкъдим итәбез.

1 . Кефир белән маринадланган тавык ите. Тавыкны зуррак кисәкләргә бүлгәләргә, ярымбоҗралап суган турарга, тоз, борыч (шашлык өчен махсус тәмләткечләр) сибәргә һәм 1 пакет кефир салып 1-2 сәгать тотарга. Аннары учакта кыздырырга мөмкин.

2. Газлы су һәм лимон согы белән маринадланган тавык ботлары (ак ит өчен туры килеп бетми). Беренче эш итеп 3 литрлы савытка ике суган турап салырга, тоз сибеп согын чыгарырга, суган өстенә 1,5 кг тавык ботын салырга, тәмләткечләр сибәргә, лимонны урталай бүләргә, өч кисәген ит өстенә салырга, калган лимонның согын ит өстенә сыгарга һәм барысын бергә яхшылап болгатырга, ит күмелерлек итеп минераль су салырга. Минераль су суган суы һәм лимон согы, тәмләткечләр белән "дуслашып" хуш ис тарата. Азык пленкасы белән каплап 8 сәгатькә суыткычка куярга.

3. Хәзер итне киви белән маринадлау "мода"да. Киви белән маринадланган иттән шашлык чыннан тәмле һәм йомшак, ниндидер тәмлеткечләрдән башка да искиткеч әчкелтем тәмдә булачак. Кивидан маринад төрле ит өчен дә яхшы, шулай ук балык маринадлау өчен дә. 1 кг иткә 1 киви, 5 уртача суган, борыч һәм тоз кирәк булачак. Иткә тәмләткечләр салып яхшылап болгатырга. Суганның бер өлешен ярымбоҗралап турарга, ә икенче яртысын ваклап һәм кул белән суын чыгарганчы изәргә, соңыннан икесен бергә кушарга, шулай ук иткә салып болгатырга. Кивиның кабыгын әрчергә, эре угычтан уарга һәм иткә салырга. Бер сәгатькә суыткычка куярга.

4. Горчица белән маринадлау. 700 грамм иткә 2 аш кашыгы горчица, 2 аш кашыгы соя соусы, тәменчә тоз һәм борыч кирәк. Иткә горчица, соя соусы, тоз һәм кара борыч салырга, яхшылап болгатырга, өстен азык пленкасы белән каплап 1 сәгатькә суыткычка куярга. Горчицада маринадланган шашлыкны яшелчәләр һәм соус белән табынга бирергә.

5. Йорт куяны итеннән томатлы һәм суганлы маринадта шашлык өчен: 1 куян ите, 5 суган, 0,5 литр өйдә ясалган кетчуп (әгәр юк икән, 0,5 литр суда 3 кашык томат пастасын болгатырга мөмкин), 20 мл 9% уксус, тоз һәм тәмлеткечләр. Барысын бергә кәстрүлгә салып болгатырга һәм 5 сәгатькә маринадларга калдырырга яки төнгә калдырырга мөмкин.

6. Тавык йөрәкләреннән шашлык өчен: 700 грамм тавык йөрәкләре, 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 аш кашыгы соя соусы, 0,5 чәй калагы тоз, тәмләткечләр. Иң элек маринад ясарга кирәк. Тирән савытка соя соусы, зәйтүн мае, томат пастасы, тоз, тәмләткечләр салып болгатырга, аннары тавык йөрәкләренә салырга, ким дигәндә 1 сәгатькә калдырырга. Һәр ягын да 8 минут кыздырырга.

7. Сарык итеннән шашлык өчен: 1 кг ит, 4-5 суган, тоз, тәмләткечләр, үсемлек мае, 150 грамм шәраб. Иткә тоз, борыч, ярымбоҗралап суган, шәраб һәм үсемлек мае салып яхшылап болгатырга. Яшь ит булса берничә минут та җитә, ә киресенчә булган очракта 3-4 сәгать кирәк. Әзерләгән вакытта шашлыкларга шәраб сибәргә мөмкин. Мондый шашлыкны петрушка, яшел суган кебек тәмләткечләр белән бирәләр. Ялларыгыз күңелле һәм "тәмле" узсын.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X