Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәүдә нокталарында "Татспиртпром" продукциясе генә сатылырга тиеш

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вызыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасында алкоголь продукцияләрен сату мәсьәләләренә багышланган җыелыш үтте.

Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев чыгышында читтән керүче легаль булмаган алкоголь продукциясенең республикада күп күләмдә сатылуы саннарда раслады. Васил Гаязович полиция хезмәткәрләре ярдәме белән легаль булмаган продукцияне сатудан алуны оештырырга кирәклеген ассызыклады. Шулай ук даруханәләрдә сатылучы, составында спирт булган продукцияне контрольдә тотарга кирәклеген искәртте. Республикада 6 ай эчендә сыйфатсыз алкоголь кулланып 185 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 20% артык. Шул сәбәпле кибетләрдә, сәүдә нокталарында "Татспритпром" ачык акционерлык җәмгыяте продукциясе генә сатылырга тиеш, дип белдерде Васил Гаязович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев