Мөслим-информ

Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дажгын Гассановның бәйрәм котлавы

Татарстан Республикасы хәрби комиссары, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатының шәхси составы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм.

Бу көнне без фашистларны тар-мар иткән Кораллы Көчләрнең, илебез халкының үлемсез батырлыгына дан ьырлыйбыз. Бу бәйрәм илебез тарихына батырлык символы булып керде. Җиңү көнен бәйрәм иткәндә без киләчәк буын өчен тормышларын биргән Ватан сакчыларының якты рухы алдында башыбызны иябез. Аларның батырлыгы – мәңгелек! Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннарына яшьләрне тәрбияләүдәге зур эшләре өчен рәхмәт белдерәм. Ышанам: ветераннарыбыз алга таба да Ватан каршындагы патриотик һәм сугышчан бурычларын намус белән башкаруның күркәм үрнәге булырлар.

Барыгызга да тыныч күк йөзе, сәламәтлек, ил иминлеге өчен хезмәтегездә яңа уңышлар телим.

Дажгын Гасанов,

Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: