Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Санк- Петербургка юл Саба аркылы ...

2-3 нче июнь көннәрендә Саба районы Байлар Сабасы бистәсендә "Татарстанның бадминтон киләчәге" дип исемләнгән республика күләм турнир узды. Анда безнең районнан Инсаф Ханов һәм Артур Миннигалиев җитәкләгән җыелма команда чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, Мөслим бадминтончыларының уңышлары инде матур традициягә әйләнде, Татарстанда да Мөслим районы бадминтончылары иң көчлеләр рәтендә.

Әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясап : парлы разрядта Валиева Ралина , Залилов Айнур, Фархутдинов Ислам көмеш медаль, катнаш разрядта : Залилов Айнур алтын, шәхси беренчелектә көмеш медаль яуладылар. Әлеге уңышлардан соң Залилов айнур һәм Фахрутдинов Ислам Татарстанның җыелма командасы составында 7 июньдә Санк - Петербург шәһәрендә узачак "Белые ночи" Россия күләм ярышларда чыгыш ясау хокукын яуладылар. Әле ул гына түгел әлеге ике спортчы 25 июньнән 14 июльгә кәдар булачак Татарстанның бадминтон командасының Казан шәһәрендә "Динамо" спорт комлесында узачак җыенына чакыру алдылар. Ә хәзер инде егетләргә Россия күләм ярышларында да сынатмауларын, Татарстан һәм Мөслим данын тагында күтәрүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев