Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым түләр чак җитә

Газета укучыларыбызны кызыксындырган салым түләүгә һәм аны исәпләүгә кагылышлы сорауларга Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Гөлсем Миңнуллина җавап бирә. - Балигъ булмаган балаларга салым ничек исәпләнә һәм аны кем түләргә тиеш? - Россия Федерациясе Салым кодексының 400 маддәсе нигезендә кодексның 401...

Газета укучыларыбызны кызыксындырган салым түләүгә һәм аны исәпләүгә кагылышлы сорауларга Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Гөлсем Миңнуллина җавап бирә.

- Балигъ булмаган балаларга салым ничек исәпләнә һәм аны кем түләргә тиеш?

- Россия Федерациясе Салым кодексының 400 маддәсе нигезендә кодексның 401 маддәсе белән салым салу объекты буларак танылган милеккә (торак йорт, торак бина (фатир, бүлмә), гараж, машина урыны, бердәм күчемсез комплекс, тәмамланмаган төзелеш объекты, башка биналар, корылмалар, төзелешләр, биналар) хокукы булган физик затлар салым түләүчеләр була.

Салым салу объекты милекчеләре булган физик затлар, яшенә, милек хәленә һәм башка критерийларга карамастан, милек салымы түләүчеләр булып тора.

14 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар өчен алар исеменнән килешүне бары тик ата-аналары, уллыкка алучылары яисә опекуннары гына башкара ала (алар үзләребашкарырга хокуклы килешүләрдән кала - РФ Гражданлык кодексының 28 маддәсе 1 һәм 2 подпунктлары).

РФ Гражданлык кодексының 28 маддәсе 2 пункты нигезендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган балалар әти-әниләре, уллыкка алучылары, попечительләре рөхсәтеннән башка үзләренең хезмәт хакы, стипендиясе һәм башка керемнәреннән мөстәкыйль файдаланырга хокуклы.

Шул ук вакытта ата-аналар балаларының законлы вәкилләре булып тора. Алар махсус полномочиеләрдән башка да физик һәм юридик затлар белән мөнәсәбәтләрдә балаларның хокукларын һәм ихтыяҗларын яклаучы булалар РФ Гаилә кодексының 64 маддәсе).

Димәк, ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр),салым салынырга тиешле милекләре булганбалигъ булмаган балаларның законлы вәкилле буларак, әлеге милек белән идарә итәләр, шул исәптән балигъ булмаган балаларның салым түләү буенча бурычларын да башкара алалар.

- Мин - эшмәкәр. Элек кибет өчен салым түләүдән азат ителгән идем. Быел кибет өчен салым түләү кирәклеге хакында белдерү алдым. Ни сәбәпле?

- 2015 елдан 382-ФЗ санлы федераль закон (29.11.2014) үз көченә керде. Бу законшәхси эшмәкәрләрнең күчемсез милекләренә карата, әлеге объектлар буенча салым базасы кадастр бәясе буларак билгеләнүче объектлар исемлегенә кертелгән очракта, милек салымы буенча ташламаларны гамәлдән чыгара (РФ Салым кодексының 378.2 маддәсе нигезендә әлеге исемлек РФ субъектының башкарма властенең вәкилле органы тарафыннан тиешле салым чорына раслана).

- Ни сәбәпле элек салым түләүдән азат ителгән пенсионерлар быел салым түләү кәгазе алды?

- 2015 елга кадәр пенсионерлар күчемсез милекнең барлык объектлары өчен дә салым түләүдән азат иде. 2015 елдан (РФ Салым кодексының 32 главасын гамәлгә кертү датасы) пенсионерлар өчен салым буенча ташлама биш төрле объектның һәрберсеннән берсенә карата бирелә (мәсәлән, ике фатирның берсенә, берничә торак йортның берсенә, ике гаражның берсенә һ. б.). Ташлама алу өчен нигез булганда салым органына гариза язарга кирәк. Тулырак мәгълүмат - https://www.nalog.ru/rn77/taxation/taxes/imuch2016/ һәм https.www.nalog.ru/rn77/ service/tax/ сайтларында. Шулай ук салым органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Материалны Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев