Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым ташламасы кемнәргә каралган? (ИСЕМЛЕК)

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе Россия Федерациясе Салым кодексы (361.1 маддә) нигезендә, 2015 елдан башлап, физик затлар өчен транспорт салымы түләүдән азат итүче салым ташламасы каралуы турында хәбәр итә. Транспорт чарасының рөхсәт ителгән максималь массасы 12 тонна, тәләү алу системасының транспорт чаралары реестрында теркәлгән булуы шарт.

Салым ташламасы:

а) салым түләүдән тулысынча азат итү рәвешендә - гомуми кулланыштагы федераль әһәмияткә ия автомобиль юлларына китерелүче зыянны каплау хисабына кертелгән түләү (алга таба - түләү) әлеге салым чоры өчен салым суммасына тигез яисә артык булган очракта;

б) салымны түләү суммасына киметүче салым вычеты рәвешендә - салым әлеге салым чорында түләнгән түләү суммасыннан арткан очракта.

Ташламадан файдалану өчен, физик зат үзе сайлаган салым органына салым ташламасы сорап гариза һәм салым ташламасына хокукны раслаучы документлар (мәсәлән, www.platon.ru cайтындагы шәхси кабинетыннан алып басылган тиешле салым чоры өчен расчет язуы торышы турындагы мәгълүмат) тапшыра (шул исәптән www.nalog.ru сайтындагы салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдалана ала).

Салым ташламасы турындагы гаризаны 1 майга кадәр тапшырырга тәкъдим итәбез. Тулырак мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәте Бердәм контакт-үзәгенең бушлай телефоны аша (8-800-222-22-22) яисә www.nalog.ru сайтыннан алырга мөмкин.

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X