Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым оешмаларында Ачык ишекләр көне үткәрелә

ТР буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе хәбәр итә: физик затларның җир, транспорт һәм милек салымнарын түләү буенча мәсьәләләрне аңлату максатында барлык салым оешмаларында Ачык ишекләр көне үткәрелә.

Бу көннәрне республиканың барлык салым инспекцияләре озынайтылган режимда эшләячәк: 10 ноябрь (җомга) - 9.00-18.00 сәг.; 11 ноябрь (шимбә) - 10.00-15.00 сәг.

Салым хезмәте белгечләре салым түләү вакыты һәм тәртибе, муниципаль берәмлекләрдәге ставклар һәм ташламалар турында сөйләячәк, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җаваплпр бирәчәк. Салым түләүченең шәхси кабинетында теркәлергә теләүчеләрнең үзләре белән шәхесне раслаучы документлары булу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев