Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саклансаң, саулыкка җитәрсең

2015 - Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы Мәгълүм булганча, йөрәк-кан тамырлары авырулары - инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе. Авыруны алдан күреп буламы? Ничек сакланырга һәм ничек дәваланырга?

Соңгы ун елда күзәтүләр нәтиҗәсендә шул ачыкланды: республикада үлемнәрнең 50 процентыннан артыгы йөрәк-кан тамыры авыруларыннан. Ир-атларда, хатын-кызларга караганда, инфаркт очрагы ешрак күзәтелә, ә хатын-кызларда инсульт ешрак күзәтелә, йөрәк-кан тамыры чирләре белән авыручылар да күбрәк. Авылларда, шәһәрләр белән чагыштырганда, алар күбрәк, бу медицина ярдәменең ерак булуы, пациентның тиешле дәрәҗәдә дәваланмавы белән аңлатыла.

Авыруны китереп чыгара торган төп факторлар

Үзгәртеп булмый һәм үзгәртеп була торган факторлар бар. Үзгәртеп булмый торганнарга яшь, җенес һәм нәселдәнлек керә. Үзгәртеп була торганнар дип югары холестерин дәрәҗәсе, югары кан басымы, тәннең артык авырлыгы, тәмәке тарту, шикәр авыруы, физик активлык түбән булу санала. Бу факторларга тәэсир итеп була. Шуңа да йөрәк-кан тамыры авыруларын булдырмый калу өчен, холестерин һәм кан басымын тикшереп торырга, дөрес тукланырга, сәламәт тормыш алып барырга, тән авырлыгының индексын белергә кирәк. Тән авырлыгы индексын белү өчен авырлыкны буйның квадратына бүләргә. Мәсәлән, авырлык 60 кг, буй 165 см булганда, болай эшләргә: 60: (1.65х 1.65) =22. Авырлык нормасы - 18-25. Килеп чыккан сан 25тән күп булса, артык авырлык бар, 28дән дә артса, симерү дигән сүз. Корсак үсүе зыянлы. Ир-атның бил әйләнәсе - 104 см дан, хатын-кызныкы 94 смдан артык икән, йөрәк-кан тамыры авырулары куркынычы арта. Кан басымын күзәтергә. Холестерин 5,5 ммольдән дә артык булырга тиеш түгел.

Дөрес туклану әхәмиятле

Күпчелек очракта кешеләр сирәк ашый. Иртә белән эшкә ашап китәләр, еш кына көне буе ашарга вакытлары булмый, ә кич кайткач, ач булганлыктан, күп ашыйлар. Көненә уртача дүрт тапкыр ашарга кирәк. Яшь узу белән, матдәләр алмашы үзгәрә, шуңа да элек ашаган продуктлар башкача тәэсир итәргә мөмкин. Безнең өчен Урта диңгез диетасы - майлы диңгез балыгы, көнбагыш, зәйтүн мае, яшелчә һәм җиләк-җимеш - файдалы. Әмма безнең татар кухнясы майлы иттән, камыр ризыкларыннан гыйбарәт. Үсә торган организм өчен холестерин кирәк булса, олыгайгач, аның артык булуы йөрәк-кан тамыры авырулары китереп чыгара. Шуңа да бу яшьтә майлы сөт продуктларын майсызракка алыштырырга, ипи һәм камыр ризыклары белән мавыкмаска, бәрәңге һәм макаронны күп кулланмаска, алар урынына күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә. Сатып алганда, ризыкның калориясенә дә игътибар итәргә кирәк.

Гипертонияне дәвалап буламы?

Җир шарындагы халыкның 30 проценты гипертония белән авырый дигән мәгълүмат бар. Бу авыру дәваланмый. Әмма инфаркт һәм инсульттан саклану өчен кан басымын төшерергә кирәк. Дару кулланмый торган ысуллар бар. Әйтик, тәмәке тартуны ташлау гына да кан басымын 15 ммга кадәр киметә, һәрбер югалткан биш килограмм авырлык кан басымын шулай ук 5-7 ммга төшерә. Физик активлык, әйтик, ким дигәндә көненә биш чакрым җәяү йөрү (40 минут тирәсе) шулай ук кан басымын җайларга мөмкинлек бирә. Ләкин кан басымы 160 ммдан да югары була икән, бу очракта дарулар белән дәвалану сорала. Моның өчен кардиолог белән киңәшләшергә, пациентка туры килерлек дару сайларга кирәк. Дару кан басымын гына төшереп калырга тиеш түгел, инфаркт һәм инсульт куркынычыннан да сакларга тиеш. Барлык кан басымын төшерә торган дарулар да моңа ия түгел. Әгәр дә кеше дару куллана икән, ул аны даими эчәргә тиеш, кан басымы төште, терелдем дип, туктатырга тиеш түгел.

Инфаркт куркынычын нинди билгеләрдән танып була?

Әгәр дә йөрәк тирәсендә яисә күкрәк читлегендә авырту, басым яисә һава җитмәү 30 минуттан да озак дәвам итә, бу халәт аеруча физик авырлык яисә стресстан килеп чыга икән, моның инфаркт булуы бик тә ихтимал. Ишемия авыруы белән чирләүче пациентларга мондый вакытта ике дару һәрвакыт янда булырга тиеш дип кисәтәбез: нитроглицерин һәм аспирин. Нитроглицерин беренче кулланудан ярдәм итмәсә, аны янәдән кулланырга. 5-10 минуттан файдасы булмаса, аспирин кирәк. Аспирин канда тромбларларның барлыкка килүенә комачаулый. Йөрәк-кан тамыры системасының хәлен белеп тору һәм бу чирләрне кисәтү өчен, канда креатинин, шикәр, холестерин дәрәҗәсен билгеләү, электрокардиограмма, кан басымын үлчәп торырга кирәк. Болар барысы да авыру турында мәгълүмат бирә торган иң мөһим тикшеренүләр.

АРТЕРИАЛЬ КАН БАСЫМЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕ

16-20 яшь

100/70-120/80

20-40 яшь

120/70-130/80

40-60 яшь

135/85 кә кадәр

60 яшьтән олы

140/90 га кадәр

Кан басымын үлчәр алдыннан кофе, алкогольле эчемлекләр кулланырга, тәмәке тартырга ярамый. Урыдыкның аркасына терәлеп, бераз тыныч кына утырып тору киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев