Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын ящур турында

Ящур (тилчә) - кискен вируслы авыру. Агулану һәм авыз-борын куышлыгына, шулай ук бармак араларына, тырнак кырыена куык-җәрәхәт чыгуы белән характерлана. Этиология һәм эпидемиология Ящурны тудыручы киптерүгә һәм туңдыруга чыдам, әмма 60 градуска кадәр җылытканда, ультрашәмәхә нурлар тәэсирендә һәм дезинфекцияләгәндә тиз үлә. Ящур хайваннар арасында киң таралган. Кайбер илләрдә авыру билгеле...

Ящур (тилчә) - кискен вируслы авыру. Агулану һәм авыз-борын куышлыгына, шулай ук бармак араларына, тырнак кырыена куык-җәрәхәт чыгуы белән характерлана.

Этиология һәм эпидемиология

Ящурны тудыручы киптерүгә һәм туңдыруга чыдам, әмма 60 градуска кадәр җылытканда, ультрашәмәхә нурлар тәэсирендә һәм дезинфекцияләгәндә тиз үлә. Ящур хайваннар арасында киң таралган. Кайбер илләрдә авыру билгеле бер вакытттан соң кабатланучы эпидемия рәвешендә үтә.

Авыруга яшь пар тояклы хайваннар (мөгезле эре терлек, дуңгызлар, кәҗәләр, сарыклар, болыннар) тиз бирешә. Шулай ук атлар, дөяләр, этләр, мәчеләр һәм кимерүче хайваннар да авырый. Авырган хайваннар һәм кайбер кошлар вирус йөртүче булырга мөмкин, алар авыру тудыручыны тизәкләре аша тарата.

Авыру пар тояклыларның каны агулана, авыз, тел, борын, ирен, йоткылык өстендәге лайлалы тышчаларында, тояк араларындагы ярык тиресендә, имчәкләрендә, кайчакта мөгез тирәләрендә җәрәхәтләр, куыклар пәйда була. Терлекләрдә авыру 10-15 көн дәвам итә. Инкубация чоры - 2-4 көн. Бик авыр очракларда (аеруча сыерларга йокканда) авырган 50 процент терлек 2-3 көн эчендә үлә.

Кешегә авыру кайнатылмаган сөт, сөт ризыклары, сирәк кенә ит аша йога. Авыру терлек белән контактта булучылар чирне сыер сауганда, терлек караганда, суйганда, дәвалаганда, малларның сулышы, йөткерүе аша, шулай ук бүленднекләр аша йоктырырга мөмкин. Инфекция кешедән кешегә йокмый.

Клиник картина

Авыру кискен башлана. Температура 39-40 градуска кадәр күтәрелә. Туңу, баш, мускуллар авыртуы күзәтелә. Беренче тәүлек ахырына лайлалы тышчалар зарарлану билгеләре күзәтелә. Соңрак аларда үтә күренмәле вак куыклар барлыкка килә, аннан соң алар тоныклана. 1-2 тәүлектән соң куыклар сытыла, алар урынында җәрәхәтләр кала. Лимфалар зурая һәм авырта. Авыру сөйләшә, йота алмый, селәгәе ага. Катлаулы булмаган очракларда җәрәхәтләр бишенче көндә бетә башлый, авыру 5-7 көн дәвам итә. Кайбер очракларда инфекция берничә ай дәвам итәргә мөмкин.

Дәвалау һәм профилактика

Ящур йоктырган авыруларны 14 көнгә дәваланырга салалар. Аларга махсус диета, күпләп су эчү билгеләнә. Беренче көннәрдән үк вируска каршы терапия билгеләнә.

Ящурны кисәтү шәхси саклану һәм санитария-ветеринария чараларын үтәүгә кайтып кала. Эпидемия булган районнарда сөтне кайнату һәм пастеризацияләү, майны эшкәртелгән сөт өстеннән генә ясау, авыру терлекләрне караганда куркынычсызлык чараларын үтәү мәҗбүри, диде район ветеринария берләшмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама