Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабыйлары алдында спиртлы эчемлек кулланган ата-аналар тәртибен тикшерделәр

Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы район үзәгендәге мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашында үтте.

       Сабыйлары алдында спиртлы эчемлекләр кулланган ике ир-атның һәм бер хатын-кызның тәртибе тикшерелде. Комиссия каршына беренче тапкыр баскан ир-атларга кисәтү ясалды, ә тәртибе берничә тапкыр тикшерелеп тә нәтиҗә ясамаган 1973 елгы хатын ведомствоара учетка куелды, 500 сум күләмендә административ штрафка тартылды. Утырышта социаль яктан куркыныч гаиләләр белән эшләү, аларда тәрбияләнүче һәм профилактик учетта торучы балаларның җәйге ялын оештыру, каникул чорында эшкә урнаштыру мәсьәләләре дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев