Мөслим-информ

Сабантуйлар, сабантуйлар...

“Сабантуй” диюгә, күз алдыма балачак истәлекләре килеп баса. Узган гасырның алтмышынчы еллар башы. Миңа 6 яшьләр тирәсе. Безнең гаиләнең Нарат Асты авылына шәһәрдән күченеп кайткан гына елы иде. Яңа күлмәгемне киеп чыктым да капка төбендә торам шулай.

Менә бервакыт авылның урман очыннан кыңгырауларын чыңлатып килүче арбалы ат күренде. Чытыр арбага кара-каршы утырып, гармуннар уйнап, җырлый-җырлый килүче егетләр-кызлар төркеме безнең капка төбенә якынлашты. Ул арада җитү кыз Нәбирә апа йөгереп диярлек капкадан чыкты. Яшьләр, шау-гөр килеп, аны арбага тартып менгерделәр дә юлларын дәвам иттеләр. Ул вакытта авылда яшьләр күп булгандыр. Тагын шулай яшьләр төялгән ике-өч арбалы ат авылны чыгып бара иде. Аннан соң хуш исле яшел печән түшәлгән арбаларына гаиләләрен, күрше-тирә әби-апаларын утырткан атлы эштә эшләүче абзыйлар үтте. Авыл өстендә кыңгырау, гармун, җыр тавышлары шактый яңгырагандыр ул көнне. Чөнки шул бәләкәй генә авылыбызда дистәдән артык гармунчы, берсеннән-берсе оста җырчыларыбыз бар иде.
Ул елларда колхоз сабантуе Мәллә ягында – Ык буендагы яланда уза иде. Андагы халык... Арбалы атлар... Машиналар барлыгы хәтердә бик калмаган. Булса да, сату белән килгән райпо кибетләренең 2-3 машинасы гына булгандыр. Мәйдан тирәсен халык сырып алган. Көрәш, уеннар карыйлар, катнашучыларга көч биреп торалар... Төркем-төркем булып табын корып утыручылар да шактый. Яшьләр, гармунчыны уртага алып, җырлыйлар, бииләр. Яшүсмерләр, бала-чага ярышларга әзерләнә. Һәркемнең Сабантуй күрке, Сабантуй батыры буласы килә! Искиткеч матур, күңелле тамаша кичкә кадәр дәвам итә иде. Хәзерге кебек авыл сабантуйлары бетәр-бетмәс таралмады. Ул вакытта “Кызыл Октябрь “ колхозының зур гына сарыкчылык фермасы бар иде. Шуның көтүе Сабантуй мәйданы тирәсендәге яланда йөри. Катырак бәйрәм иткән абзыйларны сарык көтүе арасыннан табып алып кайтарып куюлар да була иде.Үзе бер тамаша!
Сабантуй бүләкләре турында... Халык Сабантуйга бүләкләрен атна-ун көн алдан әзерләп куяр иде. Иң матурларын, иң яхшыларын бирер иде. Кемнең бүләге дигәндә, аныкы диярлек булсын! Яшь киленнәрдән – чигүле сөлгеләр, кызлардан – чигүле кулъяулыклар... Берсеннән-берсе матур! Төсләреннән, бизәкләреннән күзләр камаша! Әби-апалар да бер-берсеннән калышмый. Бу турыда язуым зерәгә генә түгел. Чөнки соңгы елларда (симергән саен тавыкның арты бөрешә, диләрме?) халыктан җыйган Сабантуй бүләкләре арасында гамәлгә яраксыз, “бирдеңме – бирдем”гә генә торырлыклары күп. Узган гасырның туксанынчы елларында кибет киштәләрен аңа кадәр сатылмый яткан чүпрәк-чапрак басып алды. Аларга базарлардан җыйган сыйфатсыз, зәвыксыз тегелгән кием-салым өстәлде. Халык, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, ябырылып алды шуларны заманында. Кайбер кешеләр сандык төбендә яткан әнә шул “байлык”ларын чыгара хәзер. Безнең бер улыбыз ел саен Сабантуйда көрәшә, кул көрәшендә катнаша. Бүләкләре арасында яртысы бүгенге көн өчен яраксыз! Ярый, ике вьетнам күлмәге каз тозлап, төреп куярга ярады! Калганнарын да киләчәктә шул максатта файдаланасы булыр, мөгаен. Кәҗәсе түгел – мәзәге. “Инә дә – бүләк, дөя дә – бүләк”, дисәләр дә, хәзерге барлык заманда мескенләнмик инде, җәмәгать! Сабантуйда уеннар оештыручыларга да еш кына дәгъва белдерә тамашачылар. Янәсе, нигә минем балама, минем иремә мондый юк-бар бүләк бирдегез, бүләгегез үзегезгә булсын, дип бүләкләрен ыргытып китүчеләр дә була. Оештыручылар ни эшләсен инде?! “Үзегез ни бирдегез,шуны бирәбез”, – дисәләр дә урынында. Әйбер кирәктән язмыйм. Үзебезнеке дә җитәрлек. Ут-күздән генә Ходай сакласын! Елга бер килгән милли бәйрәмебезне чүпләмәскә иде.
Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.
Тегермәнлек.
Римма Афзалова фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: