Мөслим-информ

Рухи авыруларны да кисәтү кирәк. Симәктә узган Авыл җирлеге көненнән репортаж

Чәршәмбе көнне Симәк авыл җирлегендә авыл көне үтте.

Анда район җитәкчелеге, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, имам-хатыйблар, мәктәп директорлары, социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Авыл көннәрен үткәргәндә гадәттә җирлекнең инфраструктурасы социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтүнең торышы анализлана, эшмәкәрлек үсешенә, халыкның үзмәшгульлегенә бәя бирелә. Симәктә дә шулай булды. Ләкин башкалардан аермалы буларак, халыкның рухый тормышын баетуга, әхлак тәрбиясенә кагылышлы мәсьәләләр дә үзәк тема итеп алынды.

Беренче тукталыш Краснояр авылының "Габделхәбир" мәчете янында булды. Ул җирлекнең игелекле улы - "Алабуга "Агропромстрой" җәмгыяте генераль директоры Рәшит Хәбировның иганәчелек ярдәме белән узган ел сафка баскан иде. Өстәвенә Елгабаш авылы мәчетендә капиталь ремонт та үткәргән Рәшит Галәүович. Җирлектә барлыгы дүрт мәчет бар. Аның Торыш авылындагысы, имам-хатыйб булмау сәбәпле, әлегә эшләми. Чарада катнашучылар мәңгелек йорт булган зиратларга да тукталды. Елгабашта ул 5 гектар мәйдан били. Аның 240 метрында - үз көчләре белән, калган өлешендә Рәшит Хәбировның матди ярдәме белән койма тотканнар. Зиратның караулы, чиста булуы әллә каян күзгә ташлана. Ә менә Симәктә бу яктан бер дә мактанырлык түгел. Зиратны чүп үләне, куаклар басып бетергән. Җирлек башлыгы Рифас Садертдинов авыл халкының өмәләрдән читләшүеннән дип аңлатты бу хәлне.

Гомумән алганда, җирлек авыллары төзеклеге белән аерылып тора. Халыкның мул тормыш белән яшәве төзек һәм матур ихаталарыннан ук күренә. Ә менә Симәк авылындагы кайчандыр гөрләп эшләгән социаль учреждениеләрнең, алар урнашкан биналарның хәле аяныч. Кирпечтән төзелгән икешәр катлы андый объектлар районның кайсы авылында гына булды икән? Заманында бакча һәм интернат ролен үтәгән зурлыгы буенча район үзәгендәге балалар бакчасына тиңләшерлек бинаның кысасы гына утырып калган бүген. Бер почмагына шәхси кибет урнашуын испләмәгәндә, контора өчен салынган бина да шул хәлдә дияргә була. Ике катлы мәктәп бинасында башлангыч классларда белем алучы 3 укучы һәм балалар бакчасына йөрүче 7 сабый тәрбияләнә бүген. Бинаны җылыту өчен генә дә елына 350 мең сумлык финанс тотыла, 4 газ котелы эшләп утыра. 1977 елда салынган мәдәният йорты үз функциясен үти әле. Бинада ФАП, почта бүлекчәсе, китапханә һәм авыл җирлеге советы да урнашкан. Ләкин 40 ел халыкка хезмәт итүче бинаның капиталь ремонт күргәне юк. Түбәсеннән су үтә. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов сүзләренә караганда мәдәният йорты 2020 елгы капиталь ремонт планына кертелгән. Ләкин авылда демографик хәл ничек булачак? Бүген 280 кеше яшәгән авылга мондый зур бинаны тоту икътисадый яктан файдалы булырмы?

Симәк җирлеге төзек юллары белән башкалардан аерылып тора. Җирлек составындагы биш авылның дүртесенә асфальт юллар илтә бүген. Ничәмә-ничә еллар буе юлсызлыктан җәфа чиккән Торыш авылына да бу җәйдә 7 км озынлыгында асфальт юл эшләнде.

- Быел район буенча 1 млрд 23 млн 400 мең сумлык асфальт юл салынды. Аның 24 млн сумнан артыгы - үзара салым акчасы. 2015 елда бу максатта - 600 млн, 2016 елда 800 млн сум финанс чыгымы тотылган иде. Күрәсез: юллар төзелеше өчен дәүләт елдан-ел күбрәк финанс средстволары бүлә. Бер километр арада асфальт салуның 20 млн сумга төшүен дә исәпләргә кирәк. Торыш авылына килгәндә, бу бәхет артыннан ике ел йөрергә туры килде. Ниһаять, быел, 286 млн сум күләмендә федераль һәм республика ярдәмен алып, авылны юллы итә алдык. Авылның яшәвенә, яшәрүенә озак хезмәт итсен, - диде Рамил Муллин.

Торышлылар күктән төшкән бәхет өчен республика һәм район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Юллы булу шатлыгыннан авыл халкы чарада катнашучылар өчен мул табын әзерләгән иде. "Авылыбызга Коръән укыту кебек булды", - диде алар.

Торышка асфальт юл салынуга, шушы авылда гаилә фермасы төзеп, казлар һәм үгезләр үстерүче Ландыш һәм Илшат Вәлиевләрдән дә ныграк сөенүче булды микән? Чөнки 2014 елдан бирле Симәк белән Торыш арасын (Вәлиевләр Мөслимнән килеп эшли) язын-көзен сират күперен кичкәндәй йөргәннәр. Җирлектәге үз гаилә фермасын булдырган булдырган ике эшмәкәрнең берсе алар. Колхозлар таралып, фермалар ташландыкка әйләнгәннән бирле чүп-чар баскан, җимереклек хәлендәге бу территориягә җан өргән Вәлиевләр. Такта яру цехын эшләтеп җибәргәннәр, терлек торакларын, азык цехын ремонтлаганнар. Бүгенге көндә 20 баш үгез симертәләр, 2500 казлары бар. Авылдагы өч кешене эшле иткәннәр, җәйге чорда аларның саны күбәеп тә китә.

- Төп керемне каз сатудан һәм 180 гектарда үстерелгән бөртекле ашлыкны реализацияләүдән алабыз. Киләчәктә, 50 баш тана алып, сөт терлекчелегенә күчәргә ниятлибез, - Илшат Вәлиев.

Илшат - үзе Торыш егете. Шуңа күрә дә авыл язмышына битараф түгел ул. Булган проблемаларны хәл итүгә кулыннан килгән кадәр булышлык күрсәтә. Авылны су белән тәэмин итүгә өлеш керткәннәр, узган ел чишмә ремонтлауга шактый көч һәм финанс чыгымы сарыф иткәннәр. Бүген Торышның ярты халкы чишмә суы эчә.

Авыл көненең икенче өлеше Елгабаш авылындагы күпфункцияле үзәктә үтте. Чараны район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Чыгыш ясаучылар әхлак тәрбиясенә, рухый тормышыбызны баетуга юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде. Районда демографик хәлнең торышына, суицид очракларының артуына бәйле чыгышлар да тыңланды. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Бәдретдинов соңгы елларда районда үз-үзләренә кул салучыларның артуын әйтте:

- Соңгы биш елны гына алсак та, ел саен унлаган кеше суицид аркасында дөньдан китә яки үз-үзенә кул салу адымын ясап карый. Ни кызганыч, алар - нигездә эш яшендәгеләр. Аралырында эшсезләр дә, эчкечеләр дә, инвалидлар һәм пенсионерлар да бар. Исерек хәлдә руль артына утыручыларны да үз-үзләрен үлемгә этәрүчеләр, дип бәяләргә кирәк.

Теманы дәвам итеп, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов райондагы эш яшендәге гражданнарның үлеменә китергән сәбәпләрне барлады, үз-үзләренә кул салучы гражданнар категориясен анализлады. Баш табиб китергән саннардан күренгәнчә, соңгы ун елда үлемгә китергән суицид очрагы 83 кә җиткән. Шуның 74е - ир-атлар (уртача яшьләре - 47,8), 9ы - хатын-кызлар (уртача яшьләре - 52,1). 28 очрак 40 яшькә кадәргеләр арасында күзәтелгән, 32се - 40-60 яшьлекләр, 21е - 60 һәм аннан өлкән яшьлекләр арасында.

- Миңа калса, бу күңелсез күренешләрнең төп сәбәбе - кешеләргә аралашу җитмәүдә, күңелдәгесен әйтеп бирә алмауда. Үз эченә бикләнгән, җәмгыятьтән читләшкән гражданнарны, мәҗбүриләү юлы белән булса да, коллективка тарту кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, төрле клубларга йөрү, җәмәгать эшләрендә катнашу кешедә начар уйларга вакыт калдырмас иде, - диде Рамил Морзаханов.

Районның имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов та Раббыбыз тарафыннан әманәт итеп бирелгән гомерне өзүнең сәбәпләрен аңлатты.

- Кеше кайвакыт проблемадан чыгу юлын тапмый, үзенә ярдәм итәрдәй кешеләрне күрми, эчүгә сабыша. Яшьләребез төрле хәрәкәтләргә, төркемнәргә кушылып китүчән. Мин бу очракта мәчетләргә килергә, имамнарга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәм. Чөнки дин әһелләре алар - бер үк вакытта психологлар да. Без - сезнең ярдәмчеләр, кыенсынмыйча мөрәҗәгать итегез. Рухи авырулардан саклану өчен, табиблар кебек прививканы вакытында ясыйк. Тәрбия эшендә, халыкны иманга тартуда соңармыйк! - диде хәзрәт.

Мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов балаларга әхлак тәрбиясе бирү, суицид очракларын кисәтү юнәлешендә башкарылганнарга тукталды. Районның Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов райондагы зиратларның торышы, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов мәчетләрнең бүгенге хәле турында җентекле мәгълүмат җиткерде.

- Бу актуаль сөйләшү сүздә генә калмасын өчен, безгә тиешле карар кабул итәргә һәм, эшче төркем блдырып, әлеге карарларның үтәлешенә даими анализ ясап тору максатка яраклы булачак, - диде сөйләшү ахырында Рамил Муллин.

Әлфинур Ногманова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: