Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан - дөньяга ачык

Казанда Евразия илләренең җирле хакимият җитәкчеләре конгрессы уза. Россия, Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Молдавия, Монголия, Таҗикстан, Украина кебек якын чит илләрдән 100дән артык шәһәр башлыклары Евразия илләрен берләштерүгә һәм дөньякүләм үсешкә ирешү өчен үз тәкъдимнәрен җиткерә.


Җыелышның Татарстан башкаласы Казанда үтүе очраклы түгел. Шәһәр мэры Илсур Метшин моннан ун ел элек оештырылган "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" Бөтендөнья оешмасының рәистәше булудан тыш, әле бу оешманың Евразия бүлеге җитәкчесе дә. "Бүген без "Евразия карашы" дигән төшенчә яшәвен әйтә алабыз. Бу караш дөньяда сәяси тотрыклылыкны тәэмин итәргә ярдәм итә, ул үзендә Европа тәҗрибәсен һәм Көнчыгышның зирәклеген туплаган. Сәясәтне махсус куркынычсызлык хезмәтләре көченә генә таянып тормышка ашырып булмый, чөнки җәмгыять кискен каршылыкларга түзми. "Евразия карашы" тарафдары буларак безнең республика үз халкының мәдәни төрлелеген саклау бәрабәренә Россиядә икътисади яктан алга киткән төбәкләр рәтенә чыкты", - дип белдерде Илсур Метшин Конгрессны ачып.

Конгресс эшендә катнашкан Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җирле төбәк һәм шәһәрләрнең икътисади, фәнни, мәдәни өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек җайлавы аларның гына түгел, бөтен илнең үсешенә җитди йогынты ясый. "Җирле хакимиятләрнең төп бурычы - төбәктә яшәүче халыкларның яшәү шартларын яхшырту, безнең барыбызны да бер үк мәсьәләләр борчый. Башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашу, икътисади һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту көнүзәк проблемаларны уңай хәл итәргә ярдәм итә. Көнбатыш һәм Көнчыгыш мәдәниятләр кисешкән төбәктә урнашкан, гасырлар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре дуслыкта гомер кичергән борынгы Казан каласы җирләре бүген илдә һәм дөньяда югары технологияләргә нигезләнгән җитештерүләре белән күпләргә үрнәк булып тора. Татарстанда җитештерелгән продукциянең инде яртысы читкә сатыла. Һәм без киләчәктә дә халыкара мәйданнан китәргә җыенмыйбыз, без - дөньяга ачык", - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Халыкара дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл иткәндә җирле һәм төбәк хакимиятләренең "сүзен" ныгыту максатында төзелгән "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" оешмасына БМО составындагы 140 илнең меңнән артык шәһәр һәм төбәге керә, шулай ук аның дөнья буенча тугыз бүлекчәсе оешкан. Төрле кыйтгаларның мәнфәгатен яклаучы ул бүлекләрне үзара якынайтуга да зур игътибар бирелә. Шуңа күрә Казанда узган конгресста 300 миллион халык яшәгән 12 илне берләштерүче Евразия бүлеге белән Азия-Тын океан бүлеге арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. "XXI гасыр - Азия гасыры. Хезмәттәшлек Азия илләренең үсешенә яңа этәргеч бирсен иде", - дип теләде Азия-Тын океан бүлеге генераль сәркатибе, Индонезиянең Джакарта шәһәреннән килгән Бернадия ханым Иравати.

Бу уңайдан, оешманың Европа бүлеге генераль сәркатибе, Бельгиянең Брюссель шәһәре вәкиле Фредерик Валье Европа илләрендәге җирле хакимиятләрнең XX гасыр урталарыннан ук берләшүгә таба ясаган адымнарын искә алды. "Бөтендөнья сугышыннан соң Европа илләре халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга, Европаны берләштерүгә нәкъ менә шәһәр хакимиятләре башлаган хезмәттәшлекләр булышты. Европаның коммуналар һәм төбәкләр советы эшчәнлеге, беренче чиратта, шушы максатларга хезмәт итте. Бүген дә ул үзенең әһәмиятен югалтмады. Евразия илләре белән хезмәттәшлек кору өчен дә киң кырлы мөмкинлекләр күрәбез", - диде Фредерик Валье.

Париж мэрының дипломатия һәм Европа интеграциясе буенча урынбасары Жан-Ив Камю үз чиратында, Франциянең Африкадагы элеккеге колонияләре булган илләр белән бүген дә элемтәләрне өзмичә, хезмәттәшлекне дәвам итүен мисалга китерде. "Франциядәге шәһәрләр башка илләрнең шәһәрләре белән хезмәттәшлек итүе закон белән хуплана, моңа хәтта бюджеттан акчалар каралган. Безнең шәһәрләр Үзәк Азия һәм Кавказ төбәкләре белән дә бәйләнешләр булдыруның уңышлы киләчәгенә ышана", - диде Жан-Ив Камю.

Кыргызстан башкаласы Бишкәк шәһәре мэры Кубанычбек Кулматов утырышта Азия илләренең зарын яңгыратты: Кыргызстан аерым дәүләт булып оешкач, элеккеге хезмәттәшлекләрне торгызу, яңаларын коруга шактый көч түгәргә туры килә. "Бездә туризмга, сәнәгатькә, аерым алганда, гидронергетика, тау файдалы казылмалары өлкәләрендә инвестицион проектлар тормышка ашырып булыр иде. Ләкин инвесторларга илдә тотрыклы вәзгыять булуы кирәк, ә бездә алар бүген җирле хакимиятләрдән нәрсә көтәсен дә белми. Шуңа күрә бүген без муниципаль хакимият белән инвесторлар арасындагы эшчәнлекне җайга салу өстендә эшлибез. Узган ел Бишкәк мэриясе "Ачык мөмкинлекләр шәһәре" дигән программа кабул итте. Безгә Евразия илләре белән берләшү, дөньядагы алдынгы тәҗрибәләрне үзләштерергә кирәк", - дип аңлатты Бишкәк мэры.

Молдованың Гагаузия автоном-территориаль берәмлеге башкаласы Комрат шәһәре башлыгы Сергей Анастасов та "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" оешмасының Евразия бүлегенә өметләр баглавы турында сөйләде. "Безнең халыкның яртысы бер телем икмәк артыннан эш эзләп Россиягә, Европа илләренә китәргә мәҗбүр. Безнең алда бүген эш урыннары булдыру, халыкны эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә этәрү һәм болар өчен, әлбәттә, шартлар тудыру, ришвәтчелекне бетерү, суд системасын камилләштерү кебек авыр бурычлар тора. Шуңа күрә безнең өчен хезмәттәшләребез биргән киңәшләр алтын бәясенә тиң. Татарстан уңышларына шаһит булып без аны үсеш мисалы буларак кабул итәбез. Бүген Россиядән дә, чит илләрдән дә инвесторлар Казанга тартыла, без дә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә телибез. Нинди генә мәсьәләләрне чишәргә туры килмәсен, бүген бөтен дөнья төрле оешмаларга берләшә, һәм бу - дөрес, чөнки проблеманы бергә хәл итү җиңелрәк", - ди Сергей Анастасов.

Эшлекле сөйләшүләрдән тыш, татар милли бәйрәме - Сабан туен да тамаша кылачак Казан кунакларына нәтиҗәле очрашулар теләп, конгресста Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле исеменнән аның урынбасары Олег Мельниченко, Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Дәүләт Думасының БДБ илләре буенча комитеты әгъзасы Василий Лихачев да чыгышлар ясады.

Конгресс кысаларында Евразия бүлегенең идарә органы булган Генераль Ассамблея утырышында Илсур Метшин янә Евразия бүлеге җитәкчесе итеп сайланды. Шулай ук Евразия бүлегенә тагын җиде шәһәр кушылырга теләк белдерде. Алар - Россиянең Кызыл (Тыва Республикасы), Новокуйбышевск, Пенза, Югорск, Севастополь һәм Иннополис шәһәрләре һәм Казахстан башкаласы Астана каласы.

Казан мэры тәкъдиме белән Евразия шәһәрләренең халыкара активлык рейтингы төзелгән иде. Анда Астана җиңүче дип табылды. Рейтингның алдынгы рәтләрендә торган Хабаровск, Екатеринбур, Түбән Новгород, Якутск, Ставрополь, Тирасполь, Алабуга, Магадан һәм Бөгелмә шәһәрләре дә конгресс кысаларында тантаналы төстә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев