Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Спас ярминкәсен ачты

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Спас ярминкәсен ачу тантанасында катнашты. Моннан тыш, ул Алабуга районында урып-җыю эшләре барышы белән дә танышты.


Татарстан лидерының районнан районга йөреп, биредә гомер итүче халык белән очрашып аралашуы, президент программаларының үтәлешен күзәтүе традициягә әверелеп бара. Кичә генә Биектау, Арча һәм Әтнә районнарында булып кайткан иде, бүген инде Рөстәм Миңнеханов Алабугага юл тотты.

Ярминкәгә Эквадордан да килгәннәр...

Билгеле булганча, бүген биредә Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алган Спас ярминкәсе ачылды. Өч көн дәвам итәчәк әлеге чарада Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 1,2 меңнән артык һөнәрче катнаша. Татарстан вәкилләре саны - 584. Быел бирегә Эквадор, Литва, Монголия, Үзбәкстан һәм Беларусьтан да һөнәрчеләр килгән.

Әлеге ярминкә һәр елдагыча Шишкин буасында уздырыла. Бу юкка түгел, әлбәттә. Спас ярминкәсе элекке заманнарда ук булган, тик аннары аны үткәрү традициясе юкка чыккан. Бары тик 2008 елда гына Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән бу Татарстан гына түгел, ә Россия өчен дә мөһим чараны уздыру гадәте яңадан торгызылган. Әйтергә кирәк, чара елдан-ел популярлаша бара, анда катнашучы һөнәрчеләр саны да артканнан-арта.

Чыннан да, Татарстанда халык иҗатын үстерү, камилләштерүгә зур игътибар бирелә. Республикада 173 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Бу, беренче чиратта, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов тарафыннан алып барыла торган сәясәт нәтиҗәсе. Спас ярминкәсендә дә төрле халыклар катнаша. Ярминкә кысаларында Алабугада VIII Россиякүләм кыңгырау чыңы фестивале дә уздырыла. Биредә Россия, Беларусь һәм Италиянең 24 шәһәреннән килгән кыңгырау чыңлату сәнгате вәкилләре үзара көч сынашачак.

- Без бүген үз алдыбызга тарихи традицияләрне, һөнәрләрне торгызу бурычы куябыз. Шуңа күрә әлеге чарага килгән һәр кешегә рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Ярминкә һәммәгез өчен уңышлы узар дип өметләнәм. Биредә тәкъдим ителгән товарлар арасында ниндие генә юк... Барысы да сезнең күңелгә хуш килер, дип өметләнәм, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.

Спас ярминкәсен ачу тантанасыннан соң ул рәтләр буйлап йөреп, һөнәрчеләрнең иҗат җимешләре белән танышты. Чыннан да, монда ни генә юк. Ювелир эшләнмә һәм күннән алып, милли костюм һәм самавырларга кадәр табарга мөмкин.

Алабугада урып-җыю ничек бара?

Рөстәм Миңнехановның Алабугага кылган сәфәре моның белән генә тәмамланмады. Ул биредә урып-җыю эшләре белән дә танышты. Әйтергә кирәк, Татарстан - күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча Россиядә алдынгы урыннарны тота. Авыл хуҗалыгы тармагы шулай ук чыгарма түгел. Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз товарлары белән бөтен Татарстанны туендыра ала.

Аннары республика лидеры Алабуга районының яңа төзекләндерелгән күпфункцияле үзәге белән танышты. Бу шулай ук юкка түгел, чөнки Рөстәм Миңнеханов Татарстанда социаль программалар үтәлешен шәхсән үзе контрольдә тота. Илдә катлаулы икътисади вәзгыять урнашуга карамастан, президент программаларының 30ы да уңышлы эшли. Күпфункцияле үзәкләр төзү һәм ремонтлауга исә республика бюджетыннан 310 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X