Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты сайлауларында Владимир Путин кандидатурасын хуплады
Бүгенге гади булмаган шартларда без барыбыз да берләшергә һәм илнең булачак Президентына ярдәм күрсәтергә тиешбез, дип белдерде ТР Президенты.
( «Татар-информ»). Без гади булмаган шартларда яшибез, диде Рөстәм Миңнеханов. Россиянең көчле булмавын теләүчеләр дә бар. Барысы да безнең илнең күндәм булуын телиләр.
"Мондый гади булмаган вәзгыятьтә без барыбыз да берләшергә тиешбез. Россия милләтенең берләшүен күрсәтергә. Һәм илебезнең булачак Президентына ярдәм күрсәтергә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев