Мөслим-информ

Рөстәм Миңнеханов: “Һәр милләтнең дә фикере исәпкә алына”

Яһүд җәмәгатьчелеге республикада милли-мәдәни оешмалар Ассоциациясен оештыру тәкъдимен хуплап, аның эшчәнлегендә актив катнашучылардан булды. Бүгенге көндә Казанда яһүдләрнең үз яшьләр оешмалары, хәйрия үзәкләре, китапханәсе, урта мәктәбе эшли. Алар киләчәктә дә Татарстанда милләтләр бердәмлегенең ныклыгына ышанып, тыныч-тату гомер кичерергә өметләнеп яши.

Татарстанның яһүд милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Михаил Скоблионов һәм яһүдләрнең җирле рухание - раввин Ицхак Горелик бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шушы теләкләрне җиткерде. "Мондый очрашулар Татарстанда яшәүче аерым милләтләрне борчыган мәсьәләләрне ачыкларга, җәмгыятьтә дустанә һәм тотрыклы вәзгыять урнаштырырга ярдәм итә. Без һәр милләтнең дә фикерен исәпкә алабыз", - диде Татарстан лидеры очрашу вакытында.

Илнең тарих агышына һәм мәдәни казанышларына өлеш кертеп, Россиядә гомер кичергән күпсанлы милләтләрнең берсе булган яһүдләр үз заманында бүгенге Татарстан җиренә нәкъ менә мондагы чагыштырмача тыныч тормышка кызыгып күченгәнлеге мәгълүм. XIX гасыр азакларында Казанда ике меңнән артык яһүд кешесе яшәгәнлеге билгеле. 1897 елда алар биш меңгә җитеп, үз милли җәмгыятьләрен, ә 1915 елда синагога - гыйбадәтханәләрен ачуга ирешә. Бөек Ватан сугышы елларында Россиянең көньягыннан, Белоруссия, Украина, Молдавиядән Казанга эвакуацияләнгән халык арасында да яһүдләр күпчелекне тәшкил итә һәм аларның шактые биредә төпләнеп кала.

Үзгәртеп кору елларыннан соң башланган милли яңарыш хәрәкәте яһүд җәмәгатьчелеген дә читләтеп үтмәвен әйтергә кирәк. Татар иҗтимагый үзәге ярдәме белән 1989 елның маенда Казанда "Менора" яһүд мәдәнияте клубы теркәлә, шул чорда бүгенге көндә танылган "Симха" ансамбле оеша. 1996 елда республика хакимияте яһүдләргә элеккеге гыйбадәтханә бинасын кайтарырга булыша. Ицхак Горелик инде унсигез ел шунда яһүд милләтенең рухи үсеше өчен көч куя. Татарстанда яһүд милли-мәдәни автономиясе эшчәнлек алып баруына да 14 ел.

Татарстан Президенты белән очрашуда исә Казан синагогасының 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар оештыру турында килешенде. Алар сентябрьгә планлаштырыла. Юбилейга багышлап, Казанда Россия күләмендә Лимуд, ягъни мәдәни-агарту конференциясе үткәреләчәк. "Лимуд ул төрле милләт, дин вәкилләре җыелып, сөйләшә торган, мәдәни чаралар белән үрелеп барган җыен", - дип аңлата Казанның һәм Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик. Моңа кадәр андый чаралар Мәскәү һәм Санкт-Петербург калаларында уздырылган. Лимуд кысаларында Казанда IV Халыкара яһүд музыкасы фестивале үтәчәк. Татарстан Президенты, үз чиратында, Казан синагогасы бинасының тышкы ягын төзекләндерүгә финанс чаралары белән дә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

"Татарстан җитәкчелеге һәр милләткә бертигез уңай мөнәсәбәттә каравы белән республикада төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә мөнәсәбәттә гомер кичерүенә ирешә. Яһүд җәмәгатьчелеген борчыган бер генә мәсьәлә дә, һәрвакыттагыча, игътибар үзәгеннән төшми. Татарстан - Россия һәм чит илләр өчен үрнәк булып торырлык төбәк", - дигән фикерне җиткерде яһүд җәмгыяте вәкилләре әлеге очрашудан соң.

Материал Интертат.ру сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: