Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов IBM компаниясенең когнитив технологияләре белән кызыксынды

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхендагы IBM компаниясенең Watson Internet of Things штаб-квартирасында булды.

Аны биредә когнитив технологияләр кызыксындырды. Аның фикеренчә, алар авыл хуҗалыгында файдалы булыр иде. Бу хакта Татарстан Президентының матубгат хезмәте хәбәр итә. Татарстан лидерына IBM Watson когнитив системасының зур күләмдәге төрле яклы мәгълүматны анализлау өчен кирәклеген сөйләделәр. Система чынбарлык вакытында карарлар кабул итә һәм аннан соң алар сәнәгатьтә кулланыла.

Рөстәм Миңнехановка когнитив технологияләр кулланып башкарылган IBM компаниясе кейсларын: авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәламәтлек саклау өлксендәге карарларны тәкъдим иттеләр.

Аннан соң Татарстан президентына автомобиль лабораториясендә җыелмаган хәлдәге BMW i8 автомобилен күрсәттеләр. Биредә машина идарәсенә ярдәм итүнең төрле датчик һәм когнитив системаларын күрергә була.

Рөстәм Миңнеханов мондый технологияләрнең бөтен дөньяга, шул исәптән Татарстанга да бик мөһим икәнен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев