Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты

Татарстан Президенты җирле татар активына туган телне, гореф-гадәтләрне саклап яши алулары өчен рәхмәтен җиткерде.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Барнаулга эшлекле сәфәр кысаларында Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты. Очрашуда Премьер-министр урынбасары, "Милли шура" советы рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм Алтай крае Хөкүмәте рәисе урынбасары Николай Чиняков катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Актив вәкилләре Татарстан Президентына җирле татарлар тормышы, милли һәм мөселман бәйрәмнәрен үткәрү, төрле форум һәм конференцияләрдә катнашу һәм шулай ук Алтай крае җитәкчелеге белән багланышлар хакында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, җирле активка туган телне, гореф-гадәтләрне саклап яши алулары өчен рәхмәтен җиткерде. "Ул безнең уртак эшебез һәм максатыбыз, сезнең катнаштан башка ул тулы була алмый. Һәммәгезнең үз эшләрегез дә бар, әмма шулай да мөмкинлек табып, проектларны бергә башкаруыгыз - кыйммәтле хезмәт", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аннан ул край җитәкчелегенә җирле татарларга яшәү өчен уңай шартлар тудырудагы ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов актив вәкилләренә Татарстан хөкүмәте бүләкләрен, төбәк татар милли-мәдәни автономиясенә яңа микроавтобус ачкычын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев