Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә язгы чакырылыш тәмамланды

Хәрби хезмәткә 142 мең кеше озатылган, чакырылучыларның 0,2 проценты хәрби комиссариатка килмәгән. 2017 елның язгы чакырылыш кампаниясе төгәлләнде. Хәрби көчләргә 142 мең кеше озатылды, дип хәбәр иткән Россия хәрби ведомствосы. Бу хакта INTERFAX.RU яза. "Альтернатив гражданлык хезмәтен үтәргә язгы чакырылышта 395 кеше җибәрелде. Барлыгы Россия армиясендә 970 кеше альтернатив гражданлык...

Хәрби хезмәткә 142 мең кеше озатылган, чакырылучыларның 0,2 проценты хәрби комиссариатка килмәгән. 2017 елның язгы чакырылыш кампаниясе төгәлләнде. Хәрби көчләргә 142 мең кеше озатылды, дип хәбәр иткән Россия хәрби ведомствосы. Бу хакта INTERFAX.RU яза. "Альтернатив гражданлык хезмәтен үтәргә язгы чакырылышта 395 кеше җибәрелде. Барлыгы Россия армиясендә 970 кеше альтернатив гражданлык хезмәтен үтә", диелгән Оборона минстрлыгыннан "Интерфакс"ка юнәлтелгән хәбәрендә. Хәрби комиссариатка килмәгән гражданнар саны елдан-ел кими бара. Хәзерге вакытта алар чакырылучыларның 0,2 процентыннан артмый. Быелгы язгы чакырылышта хәрби хезмәткә озатылучыларның һәр бишенчесе югары белемле. Аларга хәрби хезмәтне бер ел яки контракт буенча ике ел үтү мөмкинлеге бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев