Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә кәрәзле элемтә бәясе көздән башлап, 15 процентка арткан

Ямал-Ненец, Чукот автономияле округлары, Мәскәү шәһәре, Төмән һәм Магадан өлкәләрендә кәрәзле элемтә хезмәте - иң түбәне, дип яза "Татар-информ".

Россия кәрәзле элемтә операторларының минималь пакет тарифы бәясе узган елның октябреннән башлап 15 процентка арткан һәм ул хәзер 268,5 сум тәшкил итә, диелә Content Review мәгълүмати-аналитик агентлык тикшеренүендә. Бу хакта РИА-Новости хәбәр итә.

Биредә МТС, «Билайн», «Мегафон» һәм Tele2, Кырымда исә «К-Мобайл», «Волна мобайл», «Крым Телеком» һәм «СевМобайл» кәрәзле элемтә операторларының тариф планнары исәпкә алынган.

Аналитиклар элемтә хезмәтен куллану профиле үзгәрүне һәм «челтәрләр төзелешенә чыгымнарның сизелерлек артуын» бәяләр үсешендә төп факторлар дип атый.

Ямал-Ненец, Чукот автономияле округлары, Мәскәү шәһәре, Төмән һәм Магадан өлкәләрендә кәрәзле элемтә хезмәте - иң түбәне. Брянск, Иваново, Киров һәм Сарытау өлкәләре, шулай ук Дагыстан Республикасында яшәүчеләргә исә әлеге хезмәтләргә барыннан да күбрәк акча чыгарып салырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев