Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Россия балалары" операциясе башланды

"13-22 ноябрь көннәрендә республикада "Россия балалары-2017" комплекслы ведомствоара оператив-профилактик операция уза. Операция эшендә хокук саклау органнары, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак.

Балигъ булмаганнар арасында наркоманиянең таралуын кисәтү, наркотикның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьчел эшчәнлек китерүче фаҗига, наркотиклар куллану нәтиҗәсе һәм моның өчен җаваплылык хакында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру максатында оештырылучы чара барышында полиция хезмәткәрләре торак йортлар, сәүдә үзәкләрендә һәм халыкның ял итү урыннарында балигъ булмаганнарны тикшерәчәк", - дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге оперуполномоченные Эльмир Шәймәрданов. Операция кысаларында мәктәпләрдә аек яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркотиклар куллануга карата тискәре караш формалаштыруга юнәлдерелгән лекцияләр һәм әңгәмәләр дә уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев