Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор яшелчә һәм җиләк-җимеш сайлауда киңәшләрен җиткерә

Идарә тармагы белгечләре, интернетта нитратларны билгели торган ялган прибор һәм җайланмалар сатучыларның активлашып китүен дә искә төшерә. 03.08 09:52 (Казан, 3 август, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте тарафыннан 2017 елның беренче ярты елында яшелчә продукциясенә 33 мең тикшерү үткәрелгән, шуларның 0,7 процентында нитратларның...

Идарә тармагы белгечләре, интернетта нитратларны билгели торган ялган прибор һәм җайланмалар сатучыларның активлашып китүен дә искә төшерә. 03.08 09:52 (Казан, 3 август, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте тарафыннан 2017 елның беренче ярты елында яшелчә продукциясенә 33 мең тикшерү үткәрелгән, шуларның 0,7 процентында нитратларның тиешле дәрәҗәдә артык булуы ачыкланган. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәте җиткерә, дип яза "Известия". Шул уңайдан, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте яшелчә һәм җиләк-җимеш белән сәүдә итү контрольдә тотылган һәм сыйфаты тикшерелгән, санкцияләнгән урыннардан гына сатып алырга киңәш итә. Алган вакытта җиләк-җимешнең сакланышына һәм тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә кирәк, ди белгечләр. Кирәк була калса, сатучыдан продукциягә булган документларны сорап алу да киңәш ителә. Идарә тармагы белгечләре, интернетта нитратларны билгели торган ялган прибор һәм җайланмалар сатучыларның активлашып китүен дә искә төшерә. Роспотребнадзорда әлеге җайланмаларның бары тик электр үткәрү дәрәҗәсен генә билгеләвен хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама