Мөслим-информ

Үрнәк хуҗасы

Үрнәк авылында гомер итүче Володя Куянов – авылның бердәнбер кешесе. Бер хуҗалыклы авылда гомер кичерүче 70 яшьлек райондашыбызның илледән артык куяны, тавык-чебешләре дә бар. Авылга табигый газ килмәгән, су кермәгән.

Куян үстерүче Куянов

Үрнәк авылында гомер итүче Володя Куянов – авылның бердәнбер кешесе. Бер хуҗалыклы авылда гомер кичерүче 70 яшьлек райондашыбызның илледән артык куяны, тавык-чебешләре дә бар. Авылга табигый газ килмәгән, су кермәгән. Бернинди уңайлыклары булмаган авылын, туган йортын бар йөрәге белән ярата тагын үзе! Шуңа район үзәгенә яки башка авылга күченү турында уйламый да. Володя абый ипигә кадәр үзе сала! Ипи генәме?! Мичтә коймагын да, камыр ашларын да, бәлешен дә, ашын, боткасын да пешерә! Чәй дә мичтә, учакта кайный. Мичтә пешкән ризыкның тәмлелеген аңлатып торырга кирәк тә түгелдер! Үзе үстергән экологик яктан чиста яшелчә, җимешен генә куллангангамы, Володя абый яшь егетләр кебек! Хәрәкәтләре җиңел һәм җитез. Йөгерә-йөгерә куяннарын тәрбияли, ишегалдындагы учакта кош-кортларына җим әзерли. Октябрь салкыннарында да кып-кызыл булып пешеп утырган җиләкләрне җыеп, кайнатмалар әзерли. Авылның уңганы дими, тагын ни дисең үзен!

Аның йорты – урман эчендә

Метрәй авыл җирлегенә караган Үрнәк авылы җирлектән 22 километр читтә урнашкан. Володя абыйның урман эчендә утырган агач йорты серле әкият илендәге кебек. Әйләнә-тирәсен каен агачлары уратып алган ихатаны Тася исемле эт саклый. Машина килеп туктаса – бер төрле, хайваннарга – икенче төрле, кешеләргә бөтенләй үзгә итеп өрүче эт Володя абыйның иң якын дустыдыр, мөгаен! Райондашыбызның тормыш иптәше дә, улы-килене, оныгы да бар. Ләкин якыннары цивилизациясез тормышта яшәүне күз алдына да китерми. Тормыш иптәше Лотфия апа, җәйгелеккә авылга кайтса да, көз азагында шәһәргә китеп бара.

– Балалар авылга эзне суытмый. Сумка-сумка ярмасын, кирәк-ярагын алып кайталар. Җәйгелектә атна саен кайталар. Шәһәр кешесе авыл тормышына күнегә ала димени инде?! Җәйге ямьле вакытта учакта шашлык кыздырып, җиләк җыеп йөрү генә кызык аларга. Мин үзем дә кышкылыкка калмыйм. Куркыта бит! Урман эче. Ни булмас?! Володяны бик кыстасак та, әлегәчә күндерә алган юк. “Шушыннан беркая да китмим”, – ди. Авылның саф һавасы, чишмә суыннан башка яши алмый ул, – ди тормыш иптәше.

Володя – “Зәрә” урамы малае

...Биш яшенә кадәр әбисе белән бабасы тәрбиясендә үскән Володя кечкенә вакытта Үрнәк авылының иң шук малае була. Әнисе Татьяна – югары тәҗрибәле фельдшер-акушер, әтисе механик булып эшли. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында әнисен бәби тудырырга авылдашлары да, күрше-тирә авыллардан да еш чакырып киләләр. Әтисе дә алны-ялны белми эшли, өйгә кайтып та керми диярлек. Гаиләдә беренче бала булган Володяга әби-бабасында яшәүдән дә кулайрак вариант булмый.

– Үрнәк авылы элек тә табигать кочагында утырды. Без бәләкәй чакта авылда ике урам бар иде. Барлыгы 33 йорт булып, аларда чама белән 200гә якын кеше яшәде. Урамнарның исемнәре дә үзенчәлекле иде. Кояш чыккан якка караган урамны халык телендә “Зәрә” дип йөрттеләр. Икенче урамны авыл исеме белән атадылар. Авылыбызның матурлыгына һәркем сокланганы хәтердә, бик күп социаль-көнкүреш биналары халыкка озак еллар хезмәт күрсәтте. Авыл клубында кызыклы чаралар үтә иде.

Гаиләдә сигез бала үстек. Ишле гаиләләр бик күп иде ул чорда. Авыл беркайчан да бетмәс кебек тоелды, – дип искә ала Володя абый. Мәктәбе дә, медпункты да, ындыр табагы, бик күп техникасы булган авылның исәнлеген белгертеп, Куянов фамилияле бердәнбер кеше калган бүген...

“Минем өчен вакыт туктап калды...”

Володя тормыш иптәше Лотфия белән Свердловск шәһәрендә энесенең туенда таныша. Чистай районы кызы белән башта Свердловск шәһәрендә яшиләр, аннары Яр Чаллы шәһәренә күченеп кайталар. Тимер юлда мастер булып эшләп лаеклы ялга чыккан Володя абый яшьлек елларында Бөгелмә шәһәре эчке эшләр бүлегендә юл-патруль хезмәтендә дә эшләгән. Төгәллеге, үҗәтлеге шул еллардан саклангандыр бәлки.

– Ничә ел җир йөзендә яшәп тә, кешегә энә очы кадәр дә начарлык кылганым булмады. Шуңа күрә кешеләрнең күңелендә юньсезлеккә урын юктыр дип уйлыйм. Туганнарым безнең йортта еш кунак була. “Берүзең генә яшәргә курыкмыйсыңмы?” – дип еш сорыйлар. Юк дим. Табигать кочагында яшәвем, күкрәк тутырып чиста һава сулавым, мич ягып, учакта ризык әзерләвем, чишмә суы эчеп гомер итүем белән бәхетлемен. Мин һаман балачакта әле. Әйтерсең, әти-әнием дә, бертуган эне-сеңелләрем дә исән-саулар... Вакыт туктап калган кебек минем өчен. Шуңа минем бер нәрсәне дә үзгәртәсем килми. Каядыр күчеп китүне күз алдына да китермим, – ди Володя абый.

“Үпкәләп та карадык, файдасыз!”

Кешенең иң курыкканы бүре бит инде аның. Ләкин райондашыбыз ничә ел биредә яшәп бүрегә юлыкканым юк, ди. Төлкеләрнең йорт тирәсендә еш күренүен әйтте. Володя абый элек умарта да тоткан. Аның балын алырга күрше районнардан да килгәннәр. Авылда берүзе генә яши дисәк тә, аулак урын турында ишетеп, Сарман районының Иске Имән авылыннан ук умарталарын төяп килгәннәр хәтта. “Күршеләрнең” 300ләп баш умарта корты Володя абыйларныкына көн күрсәтмәгәч, бу шөгыле турында онытырга туры килгән аңа.

– Үзенә эш тапмый калган көне юк әтинең. “Техас” мотоблогына арба тагып, куяннарына печәнен, өйгә ягарга утынын алып кайта. Шул ук җайланма белән бакчасын да сөрә, бәрәңгесен дә утырта. Оныгын бик сагына, кызым да кайту белән бабасының муенына сарыла. “Китик авылдан”, дип җайлап әйтеп тә, ачуланып та карыйбыз. Кирлемән инде менә! “Авылымнан беркая китмим!” ди. Үпкәләп тә карадык. Юк, фикерен үзгәртми. Шуңа каршы килмибез инде, үзенчә яшәсен дибез, – ди улы Евгений.

Чисталык индикаторлары

56 ел элек әтисе салган йортта гомер итүче Володя абый куяннарны инде ун елдан артык асрый. Горбуновкадан ике куян алып кайтып башлаган бу эше “үрчемле” булган. Бүген аның читлекләрендә ак, кара, соры озынколаклар йөгереп йөри. Аларны кышын ашату өчен 150 төп кәбестә, 9 түтәл кишер утырта. Арпа, бодай, бәрәңге, топинамбур кебек азык белән туклана куяннар. Сатуга дип түгел, үзләренә ит өчен, балаларына һәм күчтәнәчкә дип асрый ул аларны.

– Чисталык индикаторы булган әлеге хайваннар телен дә аңлый кебек Володя. Гел шулар белән мәш килә. Кайвакыт көнләшеп тә куям. Күпме вакыт, түземлек кирәк көн дә бу эшләрне башкарырга”, – ди Лотфия апа.

Авыл сакчысы

Үрнәк авылына Володя абый 1996 елда кайта. Әти-әнисе өлкән яшьтә булу һәм бик еш авырып тору сәбәпле, үзләрен генә калдырасы килми. Аларны тәрбияләп, карап ун ел вакыт узып китә. Якыннары бакыйлыкка күчкәч тә шәһәргә китми. Үз җаена аккан тормышын үзгәртәсе дә, әти-әнисе рухын рәнҗетәсе дә килми. Авылдан мин дә китсәм, картадан бу авыл бөтенләй юкка чыгачак бит! Үзем туып үскән нигезне, балачагым үткән ишегалдын, яшьлек сукмаклары салынган урамны ташлап китү мөмкинме соң?! Руслардагы “Где родился, там и пригодился” дигән әйтемдәге кебек һәр кеше туган туфрагын, туган җирен яратырга тиеш”, – ди Володя абый. Патриотлык хисе шул дәрәҗәдә көчле булган, эшчән һәм сабыр райондашыбыз Үрнәк авылының бердәнбер кешесе генә түгел, чын мәгънәсендә авылның сакчысы да!

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: