Мөслим-информ

Рәхәтлек фаҗигагә әйләнмәсен! Су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Июньнең икенче яртысында күзәтелгән кызу көннәр олысын да, кечесен дә елга һәм күл буйларына тарта. Кояшлы көннәрдә кызынып, су кереп калырга ашыга халык. Ләкин бу рәхәтлек артында фаҗига дигәне дә сагалап кына тора. Чамасын белмичә кызу кояш астында яту һава сугуга китерергә мөмкин. Суга бату дигәне дә ерак йөрмәс, Аллам сакласын!

       Андый бәхетсезлек очраклары, ни аяныч, безнең районны да читләтеп үтми. Гражданнар оборонасы буенча әйдәүче белгеч Ленар Фәрхетдинов сүзләренә караганда, җирлегебездә соңгы дүрт елда суга батуның 4 очрагы теркәлде. 2014 елда өч кеше су корбаны булды, Аның берсе кечкенә сабый иде. 2016 елда – бер, 2017 елда бер кеше суга батып үлде. Андый фаҗигаләр башка кабатланмасын иде. Ә моның өчен күп очракта халыкның үзеннән уяу булу сорала.
       – Бигрәк тә эссе көннәрдә суга кинәт кермәскә, тирәнлеген белмәгән урында елга-күлләргә сикермәскә кирәк. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә су коену рөхсәт ителми. Су буенда бигрәк тә балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз, – ди Ленар Фәрхетдинов. 
       Ни кызганыч, районда бөтен уңайлыклары булган санкцияләнгән бер генә коену урыны да юк. Бер караганда районның ничәмә-ничә авылы Ыкка терәлеп утырсын да, һәр авыл җирлегендә елга-инеше, буасы үзенә тартып торсын да, ничек челләдә әлсерәп өйдә ятмак кирәк?! Сулыклар тирәсенә “Су керү тыела” дигән аншлаг язулар куеп та халыкны елга-күлгә керүдән тыеп калып булмый. Әлегә безнең район җирлегендә Ык елгасының Мөслим һәм Мәлләтамак авыллары янында гына шундый кисәтү язулары урнаштырылган. Аяныч хәлләр булмасын өчен һәр авыл җирлегендә, халык күпләп су коена торган урыннарны ачыклап, анда “Су керү тыела” дигән аншлаглар урнаштыру мөһим. Бу язуны күпләр “күрмәсә” дә, ул кешеләр иминлеген тәэмин итәргә тиешле затларны күпмедер дәрәҗәдә җаваплылыктан коткарадыр анысы. Ләкин кеше гомерләрен куркыныч астына куймас өчен, һәркем саклык чараларын үтәргә тиеш. Су керү урыннарында тирәнлекне, суның ни дәрәҗәдә чиста булуын белү мөһим. 
Санкцияләнгән су коену урыны булмагач, коткаручылар билгеләп кую авырлык тудырадыр, билгеле. Кайбер районнарда мондый практика гамәлдә: балаларның күпләп су керү урыннарына аерым кешеләрнең кизү торуын да оештырганнар. Әлбәттә, уттай эш өстендә әлеге урыннарга көн саен кемнәрнедер беркетеп куеп та булмас. Ләкин балаларны караучысыз су буйларына җибәрмәгез. Җәйге чорда мәктәп баласының иминлеге өчен нигездә ата-ана үзе җаваплы. Суга батучыны коткару – батучының үз эше, дисәләр дә, андый очракта күрсәтелергә тиешле беренче ярдәмне һәркем белергә тиеш. Паникага бирелмичә, иң элек ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга онытмагыз. 
       – Ярдәм килгәнче, суга батучыны ярга чыгарып, сулыш юлларын чистартырга кирәк. Аннары, гәүдәсен йөзтүбән куеп, тезегезгә урнаштырыгыз. Үпкәсеннән суы чыгып бетеүенә инанганнан соң, җиргә аркасы белән яткырып, ясалма сулыш алдыру, аяк-кулларын ышкып җылыту сорала.
      Елга-күлләрдә суга бату куркынычы гына түгел, төрле йогышлы авырулар эләктерү ихтималы да бар бит әле.
      – Безнең белгечләр коену сезоны дәвамында сулыкларның торышын, санитар-гигиена, химик-биологик һәм бактериологик таләпләргә җавап бирү-бирмәвен даими мониторинглап тора. Быел 2 июльдән башлап, атна саен Ык, Мәллә елгаларыннан, Бахшай күленнән микробиологик күрсәткечләргә су анализын тикшерәчәкбез, – ди Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш, Минзәлә, Мөслим районындагы территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Роза Салихова.
      Ык елгасында суның анализын, 250шәр метр ара калдырып, берничә урыннан алалар икән. Моннан тыш күлләрне маляриягә каршы эшкәртәләр. Быел бу чараны июнь аенда үткәргәннәр. Әлбәттә, барлык сулыкларның да чисталыгын мониторинглау мөмкин түгел. Йогышлы авырулардан саклану өчен үзебезгә дә игътибарлы булу кирәк. Суы яшел төскә кергән күлләргә кермәү хәерле. Елга-күлләр буена терлекчелек һәм кошчылык фермалары, терлекчелек лагерьлары якын урнашса, күпләп каз-үрдәкләр йөзсә, ул тирәдә су коенудан тыелырга киңәш итә белгечләр.
       Үз-үзеңә ничек ярдәм итәргә?
* йөзгәндә арыйсыз икән, аркагызга әйләнеп ял итегез, сулышыгызны тигезләгез.
* су агымына эләксәгез, агым буенча йөзегез һәм уңайрак урында яр буена таба борылырга тырышыгыз.
* артык киемнәрегезне, аяк киемен салыгыз һәм ярдәм чакырыгыз;
* коенырга барганда үзегез белән энә яки булавка алырга онытмагыз, көзән җыерса, шул урынны энә белән чәнчү ярдәм итәчәк. 

Әлфинур Ногманова.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: