Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөхсәтсез урман кискән өчен

РФ Җинаятьләр кодексының 260 маддәсендә рманнарны рөхсәтсез кискән, урманда, башка урыннарда агач-куаклар, лианаларның үсүе тукталуга китергән гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы каралган, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Рөхсәтсез урман кисү ул – закон таләпләрен бозып кисү. Бу тиешле документларны рәсмиләштермичә (аерым алганда, аренда килешүе, урман участогы бирү турында карар, дәүләт яисә муниципаль экспертизаның уңай бәясен алган урманнарны үзләштерү проекты, урманда утыртылган агачларны сату-алу килешүе, урманнарны саклау, кабаттан торгызу буенча эшләр башкаруга дәүләт яисә муниципаль контракт) яисә рөхсәт ителгән күләмнән артыграк, агач төрен яисә яшь составын бозып (делянка чикләреннән тыш) кисүгә кагыла. 

Рөхсәтсез урман, агач-куакларны, лианаларны кискән өчен җинаять җаваплылыгы һәм административ җаваплылык (РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.28 маддәсе) яный. Килгән зыяннан утыртылган агачларның үсеше тукталмаса, мондый гамәл өчен административ җаваплылык каралган, диләр прокуратура хезмәткәрләре.

Дәүләт яисә муниципаль экспертизаның уңай бәясен алган урманнарны үзләштерү проекты булган урман кишәрлекләрен арендалаучыларның агач хәзерләү технологияләрен бозып, шул исәптән урманнарны файдалану турындагы отчетларны бирмичә эшләүләре РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.25 маддәсе буенча квалификацияләнә.

Мөнирә Арсланова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X