Мөслим-информ

Һәркем өчен якын тел...

Соңгы елларда мәктәпләрдә, балалар бакчаларында туган телдә укыту һәм тәрбия бирүгә аеруча зур игътибар бирелә.

Күбәк урта мәктәбе татар телендә укыту буенча республикакүләм бәйгедә грант отты. Мәктәптә 116 бала белем ала, аларга 25 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Белем бирү туган телдә генә алып барыла. 
– 2020 елда “ТР муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә белем бирүнең иң яхшы практикасы” республика бәйгесендә катнаштык. Безнең эшчәнлекне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләреннән торган комиссия бәяләде. Комиссия дәресләрдә булды, укыту-тәрбия процессын тикшерде. Эшебезгә иң югары бәя алып 500 мең сумлык грант оттык. Әлеге средстволарга мәктәпнең матди-техник базасы ныгытылды. Принтерлар, проекторлар, ноутбуклар алдык, – ди мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Кәримова. 
Бу җиңүдә мәктәп директоры Ләйсинә Мөхәмәдиеваның да саллы өлеше булуын билгеләп үтәргә кирәк. Мәктәпне дистә елга якын җитәкләү дәверендә балаларны туган телдә укытуга зур игътибар бирә ул. Кабинетларны җиһазлау, кирәкле пособиеләр белән тәэмин итү дә укыту процессына яхшы йогынты ясый. Күбәк мәктәбе укучылары татар теленнән фән бәйгеләрендә һәрвакыт призлы урыннар яулый. Остазлары – татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлнара Нәҗмиева һәм Дилбәр Гарифуллина да, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәтәләр.
– Район башлыгы ана телебезгә бәйле мәсьәләләргә битараф түгел. Телне саклау, үстерү һәм киләчәк буынга җиткерү өчен һәрберебез үзеннән өлеш кертсен иде, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында да “Балаларга туган телдә белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы балалар бакчасы” исемендәге бәйге игълан иткән иде. Туган телдә белем бирү учреждениеләре эшен бәяләү, матди-техник һәм укыту-методик базасын ныгыту һәм эшчәнлеген популярлаштыруны максат итеп куйган конкурс ике этапта узды. Әлеге бәйгедә Мөслимдәге “Миләшкәй” балалар бакчасы җиңү яулады һәм 500 мең сум грантка ия булды. Грант акчаларына бакчага җиде ноутбук, принтер, процессор, музыка бүлмәсе өчен тавыш көчәйткеч аппаратурасы, һәр төркемгә татар телен өйрәтү буенча “Татарстан – туган ягым” исемле үстерешле уеннар алынган. Бу көннәрдә бер төркемгә яңа җиһазлар да кайтып җитәргә тиеш. Миләшкәйлеләрнең бу беренче генә җиңүе түгел. Узган елларда үткәрелгән республика бәйгеләре – “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”, “Иң яхшы капиталь ремонт узган бакча”, “Иң яхшы балалар бакчасы” конкурсларында, спорт һәм экология буенча республика ярышларында бакча беренчелекне бирми. 
– Безнең бакчада бәйрәмнәр һәм чаралар татар телендә уза. Балалар белән туган телдә аралашабыз, белем, тәрбия бирәбез. Һәр төркемдә сабыйларга татар телен өйрәтү буенча кирәкле материаллар тупланган почмак бар. Тәрбиячеләр эшләгән лэпбук һәм ковробуклар да татар телен үстерүгә юнәлтелгән. Татар теле буенча “Нәни экскурсоводлар” проекты эшли. “Авылымның киләчәге бармы?” проекты кысаларында балалар авыллар тарихы, аның кешеләре, гореф-гадәтләре белән таныша. Балалар, Мөслимдәге һәр объектка барып, аны тәрбиячеләре белән тирәнтен өйрәнәләр. Ил башлыгы юкка гына “Телебез – халкыбызның уртак байлыгы һәм мирасы, рухи яктан берләштерүче зур көч” дип әйтмәгән. Туган телебезне күз карасы кебек саклау – һәрберебезнең изге бурычы, – ди бакча мөдире Ләйсән Харисова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: