Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рифкать Миңнеханов "Миләшкәй" балалар бакчасына велосипедлар бүләк итте

Бүген Мөслимгә эш визиты белән Россия эчке эшләр министрлыгы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов килде. Аны район башлыгы Рамил Муллин озатып йөрде. Р. Миңнеханов район эчке эшләр бүлеге, район суды һәм прокуратура эшчәнлеге белән танышты, Мөслимнең истәлекле урыннарында булды.

Агымдагы елда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында "Юл йөрү кагыйдәләрен өйрән" дигән исем астында конкурс үткәрелгән иде. Әлеге бәйгедә җиңү яулаган "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы ТР Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Р. Миңнеханов балалар бакчасына дүрт велосипед та бүләк итте. Балалар бакчасы коллективы Рифкат Нургалиевичка ачык дәрес күрсәтте.

Эш визитының ахырында Рифкать Миңнеханов район эчке эшләр бүлегендә гражданнарны кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев