Мөслим-информ

Рифат Зарипов мөслимлеләрнең сорауларына җавап бирде

"Йолдызга 10 сорау проекты" кысаларында, район үзәк китапханәсендә, популяр җырчы Рифат Зарипов белән очрашу үтте. Очрашуда мәктәп укучылары, районыбызның актив яшьләре һәм өлкәннәр катнашты.

Рифат Зарипов үзенең яраткан җырларын башкарды, балаларга календарьлар таратты, үзенең дискларын бирде. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу бик күңелле узды, дип хәбәр итәләр район үзәк китапханәсеннән.

Шулай ук, китапханә хезмәткәрләре, Габдулл Тукай исемендәге урта мәктәпнең 7 сыйныф укучылары белән, "Без - коррупциягә каршы" исемле чара үткәрделәр. Укучыларга призентация күрсәтелде, коррупцияне булдырмау буенча чыгыш ясалды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: